|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.10.2020 Хәвеф-хәтәр
Казанда чокыр казыганда ике кеше күмелеп үлгән (ФОТО)Бүген иртән Казанда булган хәл. Плодопитомник дигән бистәдә траншея казу эшләре башкаралар. Эш фаҗига белән тәмамлана. Ике ир-ат чокыр астында күмелеп кала. МЧС хезмәткәрләре аларны соңыннан 2 метр тирәнлектән казып алалар. 1963 һәм 1984 елгы ирләрнең исән калырга бернинди шанслары булмый. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, бу чокырны алар канализация өчен казыган булган.
Мондый хәвеф-хәтәрләр бик еш була. Алла сакласын! Чокыр карап торышкы куркыныч нәрсә түгел сыман. Әмма күмелеп калу очраклары бик күп. Якыннарыгызга бу турыда искәртеп торыгыз. Чокыр казыганда куркынычсызлык техникасын үтәү турында онытмаска кирәк.
--- |
Иң күп укылган
|