поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
12.10.2020 Мәдәният

Камал театрында заманча гыйбрәтле «Сагынырсызмы?.. » спектакленең премьерасы көтелә

6, 7 һәм 8 ноябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрында драматург-дебютант Артур Шәйдулланың «Сагынырсызмы?.. » пьесасы буенча куелган спектакльнең премьерасы була.

«Бүгенгене - бүген белергә, аңларга кирәк. Шуңа да, театр заман пьесаларыннан башка яши алмый», - дия иде атаклы режиссер Марсель Сәлимҗанов. Аның туган көненә, традиция буенча, театр һәр елның 7 ноябрендә премьера багышлый.

Әлеге язылмаган кагыйдәне һәм яңа сюжетларга, заманча конфликтларга, актуаль темаларга, безнең заман геройларына ихтыяҗны истә тотып, Камал театры егерме елга якын «Яңа татар пьесасы» милли драматургия бәйгесе үткәрә һәм яңадан-яңа әсәрләрне сәхнәгә куя. «Сагынырсызмы?..» пьесасы 2019 елда әлеге бәйгедә җиңү яулады һәм шундук театр репертуары планына кертелде. Ул спектакль авторларын яңалыгы белән (гәрчә, текстта әдәби реминисценцияләр аз булмаса да), ихласлыгы, күпмәгънәлелеге белән җәлеп итте. Әйтергә кирәк, әлеге проект "Россия мәдәният фонды" гранты ярдәмендә тормышка ашырылды.

Заман тамашачысын шаккаттыру кыен. Кино һәм телевидениедә көн дә күпме жанрлар тәкъдим ителә: традицион драма, комедия, мелодрамадан тыш, катастрофа, фентези, реалити һ.б. «Ә театрда нәрсә?» - диярсез. Ә Камал театрында - заманча гыйбрәтле хикәя!

Вакыйга коточкыч давыл вакытында бара. Иске автовокзал бинасына халык җыелган: яше дә, карты да, хатыннар да, ирләр дә, балалар да. Депутат, җинаятьче, пенсионер, эксклюзив товарлар дистрибьюторы... Алар барысы да бу сәер урыннан тизрәк китеп котылырга телиләр: кемнеңдер иртәгә мөһим очрашуга барасы бар, кемнеңдер самолетка билеты «яна», кемдер инде бер минут та көтә алмый - өенә кайтырга ашыга. Тик элемтә юк, рейслар туктаган, таксистлар таралган, давыл агачларны тамырлары белән йолкып ата... Юлчыларга, үзләренең хәлләре белән килешеп, язмышларын хәл итәчәк автобусны көтәргә генә кала.

Заманча гыйбрәтле хикәя тамашачыга һәрвакыт актуаль темаларга: мәхәббәт һәм нәфрәт, бурыч һәм намуссызлык, җинаять һәм җәза, иман һәм динсезлек, ялгышу һәм үз-үзеңне табу, мәңгелек кыйммәтләр, кешенең күптән онытылган бөек талантлары хакында уйланырга тәкъдим итә.


---
Камал театры
№ --- | 12.10.2020
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»