|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.10.2020 Криминал
Хатын чәчәк тотып килгән иренә уклау белән, ә ир аңа пычак белән ташланаБашкортстанның Белорет шәһәрендә чәчәкләр бәйләме һәм алтын йөзектән баш тарткан хатынга ире пычак белән һөҗүм итә. Полициягә Белорет шәһәренең Карл Маркс урамында яшәүче 43 яшьлек хатынны пычак белән чәнчүләре хакында хәбәр итәләр. Вакыйга урынына килеп җиткән полицейскийлар тулай торак идәнендә роза чәчәкләре таҗлары һәм кан эзләре күрә. Хатынны дәваханәгә озаталар. БР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, берничә ай элек ханым иренең сулга йөрүен белеп кала. Җәнҗал куба. 51 яшьлек ир өйдән чыгып китәргә мәҗбүр була. Ике айдан соң ул чәчәк бәйләме һәм алтын йөзек ярдәмендә дуслашырга килә, әмма аның нияте барып чыкмый.
Бусагада күренүе була, хатыны, уклау тотып, иренә ташлана. Кызыл розалар тулай торак коридоры идәненә сибелә... Ир озак уйлап тормый. Якындагы кибеттән пычак сатып ала. Кире әйләнеп килгәч, ул хатынын яралый.
Әлеге вакытта ханым – дәваханәдә. Ир – сак астында. Белорет шәһәре тикшерүчеләре алдан уйлап кеше сәламәтлегенә авыр зыян салу маддәсе буенча җинаять эше ачкан.
Мәхәббәттән нәфрәткә бер адым диюләре хактыр инде. Әнә бит, хатынның үпкәсе көчле булган. Чәчәкләргә дә, алтынга да алданмаган. Ярый әле исән калган!
Чыганак: bashinform.ru
Әлфия ШАКИРҖАНОВА |
Иң күп укылган
|