поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
09.10.2020 Мәдәният

“Озын-озак балачак” спектакленә озын-озак вакыт калмады (матбугат конференциясеннән ФОТОрепортаж)

Кариев театрында “Озын-озак балачак” спектакле премьерасына багышланган пресс-конференция узды. Анда Кариев театры баш режиссеры Ренат Әюпов, куючы режиссер Илсур Казакбаев һәм төп рольне башкаручы Булат Гатауллин катнашты. Чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Шулай ук журналистлар каршында яңгыраган кайбер кызыклы фикерләр - сезнең игътибарыгызга:

Ренат Әюпов: “Узган 2019 елда М.Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан Башкортстан республикасында театр сәнгатен күтәрү буенча күп чаралар үткәрелде. Шул исәптән, мин июль аенда М.Кәримнең "Безнең өйнең яме" повестен сәхнәләштердем. Ә быел исә Илсур безнең чакыруны кабул итеп, шул ук авторның "Озын-озак балачак" автобиографик повестен сәхнәгә куйды. Инде менә, ниһаять, ике көннән Илсурның премьерасы бездә яңгыраячак”.

Илсур Казакбаев: “Идеягә килгәндә, әлеге геройларда Мостай Кәрим үзе ачыла. Безнең төп максатыбыз персонажларны уйнау түгел, ә алар турында сөйләп бирү. Инсценировка әсәр кебек үк хронологиягә корылмаган.
Минем максатларымнан берсе, балалар һәм аларның әти-әниләренә кызык булган спектакль кую. 10-12 яшьтәге балалар тормышның төп төшенчәләрен инде аңлыйлар. Әлеге әсәр балаларны кешедә Кешене күрергә өйрәтә. Мәхәббәттә үскән бала башкаларга карата мәрхәтәмле, гафу итә, башкаларны аңлый белә, ә бу үз чиратында тыныч-имин дөнья асылыдыр. Әлеге катлаулы текстның фәлсәфәсе шул яктан ачыла".
 
Булат Гатауллин: “Шәхсән минем өчен бу әсәр бик кадерле. Әле беренче курста укыганда, курсыбызның мастеры – Тәслимә апа белән без шушы әсәр буенча этюдлар куйган идек. Шул вакытта, Тәслимә апа повестька карата мәхәббәт уяткан иде. Әле анда балалыгым белән мин кайбер әйберләрне аңламаганмындыр да, хәзер инде күбрәк төшенәм. Бик катлаулы әсәр, ләкин бик кызыклы. Актер буларак та шушы торышта эзләнергә бик рәхәт. Дулкынланабыз, ләкин бу премьераны зарыгып көтәбез.”
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

---
Кариев театры
№ --- | 09.10.2020
Кариев театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»