поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
09.10.2020 Мәгариф

Татар теленә бушлай өйрәнеп була

“Зәкят” хәйрия фондында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Без – татарлар” программасын тормышка ашыру кысаларында татар телен өйрәтү курслары башланып китте. Билгеле булганча, республикабызның барлык шәһәрләрен һәм күпчелек район үзәкләрен колачлаган, татар телен өйрәнү буенча 100 мәчет каршындагы курслар быел нәзарәт тарафыннан дүртенче тапкыр оештырылды.

Курслар ТАССР оешуның 100 еллыгы һәм нәзарәт тарафыннан игълан ителгән Туган тел елы кысаларында уздырыла. Интенсив курс программасы татар теленең сөйләм дәрәҗәсен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм аралашу күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

«Зәкят» хәйрия фондында татар теле дәресләрен филология фәннәре кандидаты, КНИТУ-КАИ доценты, 18 еллык эш стажы булган педагог Гөлназ Закирова алып бара. Ул 2014 елда КФУда халык өчен шундый ук курслар уздырган иде.

«Зәкят» хәйрия фондында татар теле курсларына 36 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 15 кеше язылган. Шул ук вакытта оештыручылар дәресләргә барлык тел өйрәнергә теләүчеләрне дә чакыра. Моннан тыш, дәресләр үткәргәндә коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу өчен барлык санитар-эпидемиологик таләпләр исәпкә алына: укучыларның медицина битлекләреннән килүләре һәм мәчеткә кергәндә антисептиклардан файдаланулары мәҗбүри.

“Зәкят” хәйрия фондында татар телен өйрәнү дәресләре атнага бер тапкыр ике сәгать дәвамында (18.00-20.00) бушлай уздырыла. Дәресләрдә ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы белгечләре белән берлектә нәшер ителгән “Татар теле” дәреслеге кулланыла. Укыту курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның дәвамлылыгы 6 ай тәшкил итә.

Моннан тыш, фондта Ислам нигезләрен, Татарстанда ислам тарихын тирәнтен өйрәнү, кызлар һәм малайлар өчен Коръән укырга өйрәтү курслары уза.

Татар телен өйрәнергә теләүчеләр, 225-33-22 телефоны буенча шалтыратып, курсларга языла ала.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»