|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.10.2020 Хәвеф-хәтәр
Хәрби арсеналда снарядлар шартлый, меңләгән кешене эвакуациялиләр (ВИДЕО)
Ким дигәндә, 23 кеше Рязань янындагы хәрби складларда снарядлар шартлау нәтиҗәсендә зыян күргән. Бу урында гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде, дип хәбәр итә «Хабар 24» хәбәрчесе. Меңләгән кеше фаҗига урыныннан эвакуацияләнгән. Складта 75 мең тонна артиллерия коралы бар дип хәбәр ителә. Һәлакәт нәтиҗәләрен бетерү өчен Россия Оборона министрлыгы регионга бер меңнән артык хәрбине озатты.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, шартлау хәрби базалардан ерак түгел үлән януы аркасында башланган дип фаразлана. Ут хәрби складларга күчә. Снарядлар һәр 5-10 секунд саен шартлый. Хәзер интенсивлыгы кимегән дип яза федераль басмалар.
Фаҗиганең барлык сәбәпләре тикшерелеп, ачыкланачак.
--- |
Иң күп укылган
|