поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
07.10.2020 Язмыш

Киленне “кулга ияләштерү” тарихы

Килен һәм биана мөнәсәбәтләре... Бу хакта күпме генә язылмаган да, күпме генә фикерләр әйтелмәгән. Ләкин акыллы биана сүзгә килмичә дә, тавыш чыгармыйча да, киленен үз дигәненә өйрәтә ул. Түбәндә – шундый бер тарих.

Былтыр җәй кияүгә чыктым мин. Күрше авыл егетенә. Озын-озак йөреп интекмәдек, клубта дискотекада танышуыбызга бер ай була дигәндә өйләнешеп тә куйдык. Әллә нишләп кенә башымны әйләндерде дә үзенә каратты бит, чукынчык, сизми дә калдым. Аннан соң үземнең дә күп уйлап, баш ватып тора торган гадәтем юк, эчемдәге тышымда. Шатлыгым булса – көләм, шаярам, ачуым килсә – ачуымны китергән кешегә нәрсә уйласам шуны туп-турыга ярам да салам. Шуңадырмы, үзебезнең авылда мине “бианай Асия” дип йөртәләр.
 
Азат (егетемнең исеме шулай) озатып килгәненең берсендә сорады:
 
– Чыгасыңмы миңа?
 
– Курыкмыйсызмы соң?
 
– Нәрсәдән?
 
– Нәрсәдән түгел, кемнән. Менә миннән! Усал бит мин!
 
– Ничава, – ди егетем, үзе мыек астыннан елмая. – Кияүгә чыккач, йомшарырсың әле.
 
Эчтән генә “карап карарбыз әле” дидем дә, риза булдым.
 
Кияүгә чыгасыны ишеткәч тә, ахирәтләрем киңәш бирергә тотындылар. Кияүгә чыкканнары да, чыкмаганы да, аерылып кайтканнары да өйрәтә.
 
– Син, Асия, баштан ук каты тор, бианаң йомшаклыгыңны сизеп калса, ат урынына җигәр үзеңне,эштән башың чыкмас, – ди берсе.
 
– Хәйләкәррәк булсаң, үкенмәссең, – дип икенчесе акыл бирә. – Сиңа нәрсә сөйли, кешегә ниләр дигән, күрше-тирә нәрсә әйтә – хәтереңә сала бар, вакыты җиткәч, барысын да берәм-берәм чыгарып салырсың, бианаң «әһ»тә итәлмәс – алар үзләре шундый, ди.
 
– “Нигә тегеләй итмисең дә, нигә болай итмисең”, – дип юк-барга бәйләнә, “озак йоклыйсың-фәлән”,  дип битәрли башласа, авыз йомып торма, ул бер әйтсә, син бише белән кайтар. Хотя, син аптырамассың әле, үзең үк “бианай” бит, – ди өченчесе.
 
Бианасын бианай да, килен булып караган юк менә. Усал булсам да, үткер булсам да, күңелне шик кимерә: яңа йортта ничек каршы алырлар? Ни дисәң дә, шунда гомер итәсе, Азат – төпчек малай, нигездән кубып китәчәк түгел. Ә мин – әниемнең иң иркә кызы, өч абыйсы, өч апасы җилкәсенә ышыкланып үскән төпчеге. Ипи салу, сыер саву, кер юу кебек авыррак эшләргә тотынганым да юк, бар белгән шөгылем ашарга пешерү дә, тегү, чигү, бәйләү. Телгә шәп булуың беләнмени, бер эш рәте дә белмәсәң, дөньядагы иң яхшы бианай да яратмас!
 
Шундый икеле-микеле уйлар белән мин килен булып төштем.
 
Авыл җирендә шундый гадәт бар: килен кеше иртән иртүк торып сыерларны савып көтүгә куарга тиеш. Сыер сава белмәсәм дә, иртүк торырга ниятләп яткан идем. Тик иртән без уянганда, кояш ару гына күтәрелеп, веранда тәрәзәсе аша кыздыра башлаган иде инде. Йөрәгем “жу” итеп китте, атылып тышка йөгереп чыктым. Я, хода, көтү инде туплауга төшкәндер, хур гына булдым бит! Абзарга кердем ...уф, өстемнән тау төшкәндәй булды, малларны әнкәй үзе куган, күрәсең. Юынып, өйгә кердем. Әнкәй чәй куеп йөри. “Вәт эләгә инде хәзер сиңа, Асия!” – дип, эчемнән генә каршы торырга әзерләнәм, оборона тотарга сүзләр эзлим.
 
– Эсвижи каймак аерттым, тәмләп чәй эчеп алырбыз, кызым. Азат тордымы әле? – димәсенме бианам.
 
Гомер булмаганны, бер сүз дә әйтә алмый, аптырап калдым, әнкәй икенчегә сорагач кына: “Хәзер, уятам”, – дия алдым.
 
Минем киленлегем шулай йоклап калудан, әнкәйнең якты йөзеннән, тәмле каймагыннан башланып китте. Аннан соң менә бер ел үтте инде, төрле чаклар булды, боткалар да көйгәләде, мунчалар да исле булгалады, казан тулы сөтләр да авып төште, тик әнкәйнең беркайчан да җикергәнен, битәрләгәнен хәтерләмим. Ничектер ипле генә, җайлы гына итеп киңәшләр бирде, аның ярдәме белән бөтен эшкә өйрәндем.
 
Өйрәнү дигәннән, үземнең беренче тапкыр икмәк салуым турында сөйлим әле. Камырны изә, баса белсәм дә, үзем генә тотынып ипи салганым юк, мин дә атлыгып тормыйм, әнкәй дә кушмый дигәндәй, бу эшне гел үзе башкара.
 
Ял көне иде. Миңа эшкә барасы юк (почтага эшкә кердем), кер юарга әзерләнеп йөрим. Чүпрәләр җебетеп йөргән әнкәй кинәт аһылдап, “уф билем!” дип бөгелеп төште. Караватка илтеп яткырдым үзен. Нишлибез инде хәзер? Бүген икмәк салмасак, акырып ач калабыз, ике-өч телем ипиебез бар. Азат эштән бүредәй ачыгып кайта, ул тортны да ипиләп ашый торган зат. Җиңнәремне сызгандым да:
 
– Булмаса син өйрәтеп тор, әнкәй, ипине үзем салып карыйм, – дидем.
 
– Шулай итәргә кала инде, Асия балам, – дип әнкәй өйрәтә торды, мин эшли бардым һәм кичке ашка күпереп пешкән күмәчләрне зур горурлык белән өстәлгә китереп утырттым. Ни гаҗәп, ипиләремне мичтән алганда, әнкәйгә дә хәл керде, бераздан ул үзенең “чирләп алуын” бөтенләй онытып, миңа кер юарга булыша башлады, утызар кадаклы ике чиләк күтәреп суга китте.
 
Менә шулай итеп, дусларым, бианай Асия уңган, җитез киленгә әйләнде. Ә усаллыкка килгәндә... Үзебезгә кунакка барсак, дус кызларым аптырыйлар: «Нишләдең син, Асия, бөтенләй үзгәргәнсең! Кая ачы телең, усаллыгың? – диләр. Нәрсә диим – эндәшмим. Дөрес сүзгә җавап юк диләрме...
Автор: Илдус Фазлетдинов

---
Матбугат.ру
№ --- | 07.10.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»