|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.10.2020 Криминал
Аксубайда берәү кеше үтереп, мәетен елга буенда яндырганТатарстанда танышын үтереп, аның мәетен елга ярында алып барып яндырган ир-атны 10 елга кырыс режимлы колониягә хөкем иттеләр. Бу хакта «Татар-информ» га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Агентлык язуынча, апрель урталарында Аксубай районының Мюд авылында яшәүче 30 яшьлек исерек ир-ат кибет янында үзенең танышы белән сүзгә килә. Алар җигелгән ат арбасына утыралар, ызгыш дәвам итә. Җинаятьче ир-ат танышын тимер таяк белән кыйный. Зыян күргән ир-ат имгәнүдән вафат була. Шуннан соң җинаятьче мәетне Олы Сөлчә елгасы буена алып барып, яндыра.
Ир-атны «Үтерү» маддәсе буенча гаепле дип таныдылар һәм 10,6 елга кырыс режимлы колониягә җибәрделәр. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|