|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2020 Сәясәт
Сайлауда җиңгән идән юучы хатын моңарчы да 5 ел җирле депутат булып эшләгәнКострома өлкәсенең эчке сәясәт сораулары буенча идарә вәкиле Повалихин авыл биләмәсе башлыгын сайлауларда җиңгән җыештыручы Марина Удгодскаяның тормышы хакында сөйләде. Идарә вәкиле сүзләре буенча, мәгълүмат чараларында Удгодскаяның сайлауларда җиңүеннән соң туган резонанс “бик аңлашылмый”.
“Мәгълүмат чаралары аның җыештыручы булуында басым ясый, әмма Маринаның моңа кадәр 5 ел җирле депутат булып эшләвен телгә алмыйлар. Ул авыл биләмәсе проблемаларын белә, ә кешеләр аны белә”, – дип аңлата вәкил.
Вәкил сүзләре буенча, Маринаның ире, ике баласы һәм зур хуҗалыгы бар. Җыештыручы булып ул чирек ставкага эшли. 350 кешедән торган авылда (өчтән бере – пенсионерлар) бүтән эш табу читен.
Удгодская үз вәкаләтләрен 1 октябрьдә башкара башлаячак. Аннары муниципаль идарә буенча курслар тәмамлаячак.
Сайлауларда җиңгәч, Марина Удгодскаяны берничә көн күренмәгән. Ире һәм балалары белән яшәгән өйдә дә беркем булмаган. Соңрак ханым үзе сөйләвенчә, сайлауларда җиңгәч, ул гаиләсе белән танышларында качып йөргән. Ул вазифасыннан баш тартырга җыенмавын белдерә. Беренчел планнарында – авылда балалар су керә алсын өчен буа буу.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Социаль челтәрләрдән.
--- |
Иң күп укылган
|