поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
28.09.2020 Дин

«Ислам. Беренче адымнар» проекты алтынчы тапкыр 100 кешегә белем бирәчәк

ТР мөселманнары Диния нәзарәте «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашырга теләүчеләрдән алтынчы тапкыр гаризалар кабул итә башлады. Халык арасында шактый популярлык казанган кыска вакытлы әлеге курсларга язылучылар 7 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак.

Беренче – кереш дәрес 17 нче октябрь көненә билгеләнгән һәм ул Татарстан мөфтияте бинасында  үтәчәк. Ислам нигезләренә тәҗрибәле хәзрәтләр һәм абыстайлар, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең актив волонтер яшьләре өйрәтәчәк. 

Аерым алганда, укучылар, «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашып, тәһарәт алу һәм намаз уку тәртипләрен өйрәнәчәк, гакыйдә фәненә караган төп төшенчәләр, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормыш юлы, хәләл-хәрам, ураза, хаҗ мәсьәләләре белән танышачак. Укулар 5 декабрьдә, татар халкының гореф-гадәтләренә нигезләнеп, Коръән ашы белән тәмамланачак.
 
Әлеге дәресләргә теләгән һәркем йөри ала. Яшь буенча чикләүләр юк.
 
«Ислам. Беренче адымнар» проекты 5 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.
 
Дәресләр шимбә көнне иртәнге тугыздан (09.00) көндезге бергә кадәр (13.00) Казанның Галиев мәчетендә узачак. Укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашучыларның барысын да бүләкләр көтә.
 
Проектта катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк. Шулай ук 15 октябрьгә кадәр эш көннәрендә иртәнге тугыздан (09.00) кичке бишкә кадәр (17.00) +7 (843) 237-86-18 телефонына шылтыратып та язылырга мөмкин. Курсларга язылырга теләүчеләрнең игътибарын шуңа юнәлтәбез: башка еллардан аермалы буларак, бу агымдагы курсларга 100 кеше генә кабул ителә. Бу илдәге коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле вәзгыять белән бәйле.
 
«Ислам. Беренче адымнар» проекты буенча дәресләр барлык санитар-эпидемиология шартларын үтәп үткәреләчәк. Белем алучылар медицина битлекләреннән булырга һәм кулларын антсептиклар белән юарга тиеш. 
 
«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Биш сезон дәвамында әлеге курсларда 530 кеше белем алды һәм намазга басты.
 
 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»