|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2020 Мәдәният
Кариев театрында Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың юбилей бенефисы узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)Кариев театрында Татарстанның атказанган артисты Гөлнара Абитованың юбилей бенефисы узды. Кичәдә «Мәхәббәт күгәрченнәре», «Ут чәчәге», «Гашыйк буласым килә», «Шәй-бу! Шай-бу!», «Корт» спектакльләреннән Гөлнара Абитова катнашында өзекләр күрсәтелде. Юбилярны котларга театр училищесында бергә укыган курсташлары килде. Алар арасында Резидә Төхвәтуллина, Инсаф Абдулла, Әлфия Хәбибуллина һәм башкалар бар иде. Гөлнара Абитовага «ТАССРның 100 еллыгы» дигән истәлекле медаль һәм Казан шәһәренең мәдәният өлкәсен үтерүгә өлеш керткәне һәм күп еллык намуслы хезмәте өчен Казан шәһәре башкарма комитеты мәдәният идарәсенең мактау грамотасы тапшырылды.
--- |
Иң күп укылган
|