|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.09.2020 Фаҗига
Ике кеше мунчада янып үлгән - берәү котыла алган26 сентябрь кичендә Яшел Үзәннең Воронино авылында өй белән мунча янган. Янгын турындагы хәбәр бик соң килеп ирешкәнгә күрә, янгын сүндерүчеләр хуҗалыкны коткарып кала алмаган. Янгынны сүндергәннән соң, мунчада 46 һәм 49 яшьлек ике ирнең гәүдәсе табылган. Алар белән бергә булган 21 яшьлек егетнең тәне пешкән, әмма ул вакытында мунчадан чыга алган.
Янгын мунчаны дөрес якмау аркасында килеп чыккан, дип фаразлана. Мунчада чыккан янгын өйгә күчкән.
Фото: pixabay.com
--- |
Иң күп укылган
|