|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2010 Бәйрәм
"ЯҢА ГАСЫР" ТЕЛЕРАДИОКОМПАНИЯСЕНӘ - 8 ЕЛМоннан 8 ел элек телерадиоэфирда "Яңа Гасыр" авазы яңгырый башлады. Инде менә 8 ел дәвамында без тамашачыларыбыз һәм радио тыңлаучыларыбызга Татарстандагы яңалыклар, татар дөньясындагы вакыйгалар турында сөйлибез, милләттәшләребез белән туган телдә аралашабыз. 26 августта - үзебезнең 8нче туган көнебездә - без сезне "Хәерле иртә!" һәм "Доброе утро!" тапшыруларының бәйрәм чыгарылышларын карарга чакырабыз. 27 августта 20:30да "Син - минеке, мин - синеке" тапшыруы эфирга чыгачак: сезне Фәнис Камал ("Татарстан хәбәрләре") һәм Әдилә Сәфәрова ("Хәерле иртә!") гаиләләре белән танышу көтә. Ә 28 августта 16 сәгать 30 минутта "Секреты татарской кухни" тапшыруын карамыйча калмагыз: "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов коймак әзерли!
|
Иң күп укылган
|