|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2020 Хәвеф-хәтәр
12 яшьлек бала тагын югалган!
Уфада тагын бер бала өеннән чыгып китеп югалган. 12 яшьлек Рәмил Волжанинны «Лиза Алерт. Башкортостан» «ВКонтакте» төркеме волонтерлары эзли. Рәмил 21 сентябрьдә, быел инде икенче тапкыр, өеннән чыгып киткән һәм әлегәчә кайтмаган. Баланың кайда булуы турында берни дә билгеле түгел.
Малайның буе 153 см, уртача гәүдәле, зәңгәр күзле, чәчләре аксыл-сары.
Өстенә кара жилет, кызыл олимпийка, кара кроссовкалар кигән, кипке һәм трикода.
Күрүче яки белүче булса, 8-800-700-54-52 яки 112 телефоннарына шалтыратуыгыз сорала.
Бу баланың чыгып китеп югалып йөрүе турында мәгълүмат чыганаклары август аенда хәбәр иткән иде. Ул вакытта “сәяхәтче” биш көн йөреп кайткан булган.
Автор : Тухватуллина Алсу
Чыганак: Башинформ
Фото: группа «Лиза Алерт. Башкортостан», Vk
--- |
Иң күп укылган
|