|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2010 Дин
ШӘХЕС ҺӘМ ҖӘМГЫЯТЬЕш кына Ислам динен кеше шәхесенә әһәмият бирмәүче, җәмгыять дине дип әйтәләр. Һәм хәтта Исламның бүгенге көндәге тәртипкә сыеша алмавына көнбатыш цивилизациясенең шәхес өстенлегенә корылуын дәлиллиләр. Әмма ләкин Аллаһы тәгаләнең бар мәхлукатны үзенчәлекле яратуы бу фикернең дөрес булмаганын күрсәтә. Хәтта табигатькә күз салсак, терелекнең һәрберсе үзенчәлеген саклау белән генә эш бетми, бер үсемлектә ике тәңгәл яфракны табу мөмкин түгел. Бөҗәкләрдә дә без ике тәңгәл сурәтле канатларны таба алмаячакбыз. Кешеләрнең дә һәр организмнары үзенчәлекле һәм кабатланмас, хәтта игезәкләр дә аерым үзенчәлекләргә ия. Безнең бармак эзләре кешенең шәхесен аныклау өчен файдаланыла, чөнки алар барчасы да аерым сурәтле. Безне бар кылучы шулай теләгән. Чөнки кеше динебездә аерым статуска ия, ул бөтен нәрсәдән, хәтта фәрештәләрдән дә өстен, ул Аллаһының хәлифәсе ягъни урынбасары. Димәк, Исламда шәхес урыны бик югары, чөнки кыямәт көнендә һәрберебез аерым хисап тотачакбыз, ягъни Исламда кеше үзенә хас тормышы, эшчәнлеге, хәрәкәтләре өчен генә җавап тотачак, ул ниндидер бер җәмгыять әгъзасы булу сәбәпле генә котылуны эсти алмый. Күрәбез ки, фәнни Ислам кеше статусын индивидуум буларак таный һәм индивидуум буларак кылган гамәлләре өчен аны җаваплы итә. Чөнки бу дөньяда төп вазифабыз котылуга ирешү — ул шәхси эшебез.
Шул ук вакытта Ислам дине бу шәхсиятне абсолютлаштырмый, кешегә үз урынын белдерә. Чөнки без нинди генә хәләттә, югарылыкта булмыйк, без барыбер Аллаһы Тәгалә коллары, безнең язмыш Аның карамагында. Ул безгә сәләтләр, байлык, уңышлар бирүче. Аңа коллык кылып, ягъни билгеләнгән гыйбадәт үтәп, тәвәккәлләп үз бурычыбызны, бу дөньядагы вазифабызны лаеклы хәлдә үтәргә тиешбез.
Бары тик Аллаһыга гына коллык гыйбадәт кылу безне үзара тигез икәнебезне танырга этәрә. Пәйгамбәребез (с.) әйткәнчә, адәмнәр тарак тешләре кеби тигезләр, хокук ягыннан һич аерма юктыр, мәгәр тәкъвалык, йөрәк чисталыгы, нурлылыгы буенча гына аерма бар. Күрәбез ки, фәнни Ислам һәр кешене ниндидер гавамда эрегән югалган чүп нәрсә дип түгел, ә хөрмәтле, хокуклары тигез бер шәхес буларак таный. Аллаһ Тәгалә каршында һәрберебез адәми зат, кыйммәтле барлык буларак торгызылачакбыз. Һәрберебезнең алдында дәфтәрләре булачак, аерым игътибар үзәрендә булырбыз.
Әмма башка диннәрдә кебек Исламда шәхес җәмгыятькә каршы куелмый, чөнки иманыбыз ныклыгы һәм изгелегебез вакуумда гына чагылыш таба алмый. Халкыбызга хас Ислам кешене җәмгыять югалтмыйча күрә белә.
Кешеләр яратылышы буенча ялгыз, изоляциядә яшәү өчен халикъ ителмәгән. Алар нәкъ менә җәмгыятьтә яшәү өчен яратылган. Моны аңлау өчен хәтта ир белән хатын бер җаннан яратылганлыгы да җитә. Ялгыз яшәп кеше күп изгелек кылудан үзен мәхрүм итә, үзенең потенциалын ача алмый, чөнки фәкать мөгамәләт кылып кына җәмгыять эчендә кеше үзенең миссиясен үти ала. Күрәбез ки, Исламда гына җәмгыять һәм шәхес арасында бер мәгънәле уртаклык табыла.
Чөнки көнбатышта шәхескә игътибар күпертелә, җәмгыять хокуклары кысрыклану бәрабәренә шәхес үзе гарипләнә, эгоизм, мин-минлек, башкаларга төкерү, мәрхәмәтсезлек, әхлакый түбәнлек һ.б. бик күп тискәре сыйфатлар хасил була.
Көньяк һәм көнчыгышның кайбер җәмгыятьләрдә шәхес түбәнсетелгән, җәмгыять өстенлек итә, бу халәт исә кеше хокуклары бозылуга юл ача.
Ә фәнни Исламда шәхес һәм җәмгыять арасында дөрес баланс куелган. Кеше табигате буенча үзе сәләтен җәмгыять эчендә ача алган кебек, җәмгыять тә кеше хокукларын, фазыйләтен саклаган хәлдә генә имин вә уңышлы үсә ала. Билгеле ки, бу гөнаһлы дөньяда шәхес һәм җәмгыять каршылыгы җуелмас, шулай да бәхет-сәгадәткә ирешү өчен үзенең һәр әгъзасында фәнни Ислам аңлатуынча иман нуры көчәйсә, җәмгыять тә камилияткә ирешер.
(Искәрмә: фәнни Ислам дигәнебез, әлбәттә, табигыйн Әбү Хәнифә сәхабәләрдән өйрәнгән Пәйгамбәребезнең (с.) тәгълиматы күздә тотыла).
Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ |
Иң күп укылган
|