|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2020 Дин
Бөгелмәдә “Милли моң” Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале үттеБәйгене оештыручылар булып Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы мөхтәсибәте, Бөгелмә шәһәренең Татар мәдәнияте үзәге тора. Быел Россиякүләм мөнәҗәтләр фестивале ТАССРның 100-еллыгы һәм ТР мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән Туган тел елы кысаларында узды.
Фестивальнең географиясенә килгәндә, мөнәҗәт башкаручылар Россиянең ике төбәгеннән – Башкортостан Республикасыннан һәм Оренбург өлкәсеннән, Татарстанның сигез районыннан иде. Шулай да бик озак киңәшләшкәннән соң, ансамбльләр арасында I урынга – Сарман районыннан “Илек”, Әлмәт районының Яңа Кәшер авылыннан “Ахирәтләр” ансамбльләре, ялгыз башкаручылар арасында Бөгелмәдән – Гатиятуллина Әминә һәм Башкортостан Республикасының Кандры авылыннан Әхмәтҗанов Марат (балалар), Баулы районыннан Римма Яруллина һәм Яр Чаллыдан Ихсанов Рузил (өлкәннәр) чыкты.
Фестивальдә җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләргә, ә һәр солист һәм ансамбль мөнәҗәтләр бәйгесендә катнашу хакында сертификатларга лаек булдылар.
Моңарчы язган идек: «Йә, Рәсүлуллаһ» дип исемләнгән Бөтенроссия мөнәҗәтләр башкаручылар бәйгесе башланды
--- |
Иң күп укылган
|