поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
23.08.2010 Җәмгыять

ЯРАН ГӨЛ

Маһирә апаны күптәннән белә идем мин. Әле моннан 2-3 еллар элек үзләрендә кунакта да булган идем. Маһирә апа инде биш ел урын өстендә ята. Ире Габдуллаҗан тәрбиясендә. Хәер, бердәнбер терәге, еш кына: «Ипи генә алып керәм», – ди дә көне буена югала. Җитмәсә, ишекне тыштан бикләп китә.

Хыянәт керде арага

 

18 яшьлек чагында чандыр гәүдәле, калын озын толымнарын җилкәләренә үреп салган Маһирә апа Казанга эш эзләп килгән булган. 22 нче заводның ашханәсендә аш-су остасына ярдәмче булып урнашкан. Шул ук заводта яшьтәше һәм авылдашы Габдуллаҗанны очратып, егет белән кыз, беренче күргәндәй, бер-берсенә гашыйк була. Соңрак мөнәсәбәтләрен никах белән беркетәләр. Завод биргән кечкенә генә бүлмәдә гомер итә башлыйлар. Беренче балалары Камилә тугач, 7 кв метрлы бүлмәдә яшәп булмаячагын аңлап, яшь пар Ягодный бистәсендә йорт сала башлый. Бер ел дигәндә яңа өй җиткезеп, шунда күченәләр. Озак та тормый, уллары Айрат дөньяга аваз сала. Тату гына гомер кичергәндә, Габдулла кинәт үзгәрә. Эштә тоткарлана, кайбер көннәрне бөтенләй кайтмый башлый. Иренең үзен болай тотуына гаҗәпләнгән Маһирә сөйгәненең эштән кайтуын матур күлмәген киеп, тәмле итеп ашарга пешереп көтеп алса да, театр һәм концертларга билетлар алып караса да, файдасы булмый. Ире читтә сөяркә тапкан. Маһирә апа моңа бик борчыла. Көне-төне шул хакта гына уйлый. Балаларында да гаме калмый. Кызының төнге клубларда йөрүен, улының наркотиклар белән чуалуын да сизми кала ул. Айратның наркотиклар сатканда кулга алынуын белгәч кенә айнып киткәндәй була. Улын биш елга тимер рәшәткә артына япкач, Габдулла да акылына килә. Маһирә апа исә бу хәсрәтләрдән соң дин белән кызыксына башлый, намазга баса.

 

Кадерсез картлык

 

Тик элекке тату гаилә булмый инде. Көн дә ызгыш-талаш. Җитмәсә, кызлары Камилә, 22 яшенә җитсә дә, эш таба алмый. Һаман әти-әнисеннән акча сорый. Шундый бәхәсләрнең берсендә ире кызган шәптән намазлыкта сәҗдәгә киткән хатынының аркасына уклау белән сугып җибәрә. Маһирә исә, башын да күтәрергә өлгермичә, аңын югалтып егыла. Хастаханә юлын таптасалар да, өшкерүче әбиләргә барып карасалар да, хатын аякка баса алмый. Озак еллар таяк белән йөреп азапланганнан соң бөтенләй урын өстенә ава.

 

Маһирә апаларга мине туганнан туган апасы чакырган иде. Бүлмәгә килеп керүгә, бәвел исе хәтта күзне әчеттерә башлады. Караңгы, кысан бүлмәдә Маһира апа ята. Чәче-башы тузган. Ыштаны да юк, юрган белән генә капланган. Апасы: «Ялангач ятса яхшырак, алайса Габдулла аны юындыра алмый, үзе инвалид бит, ә мине өйгә бик сирәк кенә кертә. Шулай ята-ята сеңлем кортлаган иде, хәзер, ичмаса, җилләнеп ятсын», – ди. Кызының инде ничә ел килеп күренгәне юк икән. Кайда икәнен дә белмиләр. Ә уллары төрмәдән чыккан. Тик Габдулла аны өйгә кертми. «Бердәнбер юанычым – тәрәзә төбендәге яран гөлем. Шуны күзәтеп ятам. Чәчәк атса, кызым, улым кайтыр сыман», – ди Маһирә апа.

 

Ә беркөнне ул куркыныч төш күргән. Аякны үткен пычак та кисми торган нечкә нык җепләр белән урап алалар да сөйриләр. Һава җитми. Сазлык төпкә суыра. Коры җиргә өч адым тирәсе генә калган. Ә ярда, чирәмлектә Габдуллаҗаны чебешләр саклап утыра. Маһирә: «Коткар, батам», – дисә дә ишетми, борылып та карамый... «Төштә чебешләр күрү яхшыга түгел инде, мөгаен, гомерем калмагандыр. Яран чәчәк атканны күреп булырмы икән?» – ди елмаеп Маһирә апа.

 

Шул вакыйгалардан соң ярты еллап вакыт уздымы икән, Маһирә апаның туганы шалтырата. Вафат булган бит Маһирә апабыз. Әле яңа гына җирләп кайтканнар. Гадәттәгечә, өйдә ялгызы гына калгач, Маһирә апа, улының тавышын ишетеп, тәрәзәгә үрелмәкче булган. Озак еллар хәрәкәтсез яткан хатын көч-хәл белән аякка да баскан, тик хәлсез аяклары түзмәгән, күрәсең, ауган. Әнисен күмәргә улы Айрат та килгән. «Мин әнием белән тәрәзә аша булса да күрешеп калдым», – дигән ул. Димәк, Маһирә әбинең хыялы өлешчә булса да тормышка ашкан.

 

* * *

 

Кичке якта Маһирә апаның бүлмәсеннән урын-җирләрен, киемнәрен сарайга ташыганнар. Туфрагы катып беткән, яфраклары саргая башлаган яран гына, һаман да чәчәк атарга әзерләнеп, су сипкәнне көтеп утыра. Тик гөлне берәү дә күрми...


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»