|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2020 Криминал
Зур түрә улы “исерек” авария оештырганБрянск өлкәсенең вице-губернаторы улы гаебе аркасында булган “исерек” авариядә каза күрүчеләрнең берсе үлгән. Бу хакта РЕН ТВ каналына мәрхүмнең апасы хәбәр иткән. Ирнең Toyota автомобиле руле артында китеп баруы билгеле, авариядән соң ул комага китә. Юл һәлакәте 18 сентябрьдә төнлә Брянск үзәгендә теркәлә. Түрә малае, 33 яшьлек Максим Резунов, Volkswagen Touareg автомобиле белән идарә итеп, ике машинага барып бәрелә. Нәтиҗәдә машиналарның берсендәге 35 яшьлек водитель авыр хәлдә дәваханәгә озатыла. Аның белән бергә булган пассажир ханым һәм 6 яшьлек кыз бала җиңел җәрәхәтләр алган. Икенче автомобильдәге водитель каза күрмәгән.
Авария шаһитлары Резуновның шактый исерек булганын сөйләгән, дип билгели РЕН ТВ. Ул медицина тикшерүе үтүдән баш тарта. 19 сентябрьдә суд аны водитель таныклыгыннан мәхрүм итә һәм 30 мең сум штрафка тарттыра.
2012 елда Максим Резунов руль артында исерек килеш тотылган булган инде. Ул чакта түрә малае җаваплылыктан кача алган. Һәм менә 8 ел инде ул Автомобиль юлларын күзәтчелек итү дәүләт идарәсенең транспорт бүлегендә дәүләт инспекторы булып эшли.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: РЕН ТВ каналы видеосыннан скриншот.
--- |
Иң күп укылган
|