поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
18.09.2020 Авыл

Билгесез хайван тавыкларны кыра

Уфа районының бер авылында яшәүчеләр шәхси хуҗалыкларга билгесез хайван һөҗүм итүе турында чаң кагалар. Какмаслык та түгел: һәр төн саен авылда тавыклар үлә. Ниндидер билгесез хайван, төнен ихаталарга кереп, йорт кошларын кыра. Бер ханым сөйләвенчә, аның 40 тавыгын талаганнар. “40 чебешнең барысы да таланган. Хәтта тимер челтәр дә кимерелгән”, – дип язган ул социаль челтәргә.

Авыл халкының күпчелеге кош-кортларга ташландык дачаларда яшәүче хуҗасыз этләр һөҗүм итә дигән фикердә. Бу уңайдан кешеләр арасында бәхәс туган: берәүләр мондый этләрдән котылырга кирәк, дисә, икенчеләр аларны стерильләштерергә, ашатырга кирәк дип исәпли.
 
Биология фәннәре кандидаты, доцент, БДУның зоология музее мөдире Михаил Кривошеев әйтүенчә, йорт кошларына этләр ташланырга мөмкин, әлбәттә. “Әмма еш кына кошларны күпләп үтерү сусар гаиләсенә караган ләтчә (ласка), көзән (хорек), ас (горностай), шулай ук сусарның (куница) үзенә хас, – ди. – Алар корбаннарының муенын яки муен умырткасын кимерә. Кош-корт яки кроликлар күп булуын күргән ерткычарда “комсызлык” уяна һәм алар күзләренә күренгән барысын да “тураклый” башлый. Алар ихата-сарайларга тиз үтеп керә ала. Мәсәлән, ләтчә уч буе кадәр генә, шуңа ул теләсә нинди тишеккә һәм читлеккә үтеп керә”.
 
Сусар гаиләсенә караган хайваннар, зыян салуларына карамастан, экосистемада мөһим роль уйный, алар кимерүчеләрнең санын арттырмый, дип тә аңлата эксперт.
 
Әлбәттә, күпме көч салып үстергән, күз терәп торган кош-кортыңның бер төндә юкка чыгуы күңелсез хәл. Бигесез хайванның эзенә төшәрләр, дип ышаныйк.
Автор : Язгөл Сафина
Чыганак: www.bashinform.ru
Фото: www.bashinform.ru

---
Өмет
№ --- | 18.09.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»