|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Телефонын ала, әмма кайда икәнен аңлата алмый: Питрәчтә югалган бабайны эзлиләрПитрәч районында хәвефле хәл. Дөресрәге, бу хәл хәвефсез тәмамланыр, дип өметләнәбез. Кичә 17 сентябрьдә кичке сигездә МЧСка шалтырату килә. Кичке алтылар тирәсендә 74 яшьлек бабай Яңа Шигали авылыннан үз өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Бабайның үзе белән телефоны була. Ни гаҗәп, ул трубкасын ала, сөйләшә, әмма үзенең кайда икәнлеген аңлата алмый.
Югалган кешене эзләргә МЧС коткаручылары, “Лиза Алерт” отряды (югалган кешеләрне эзләүдә махсуслашкан оешма) килә. Этләр белән дә эзлиләр. Квадроцикл да эшкә җигелә. Әмма әлеге вакытка (09:45 сәгать) табылу хәбәре юк. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, бабайны бүген иртәнге бишкә кадәр эзләгәннәр. Бүген дә эзләү эшләре дәвам итәчәк.
Бабай исән-сау гына табылсын дип дога кылыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|