|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2020 Криминал
Яңа туган баласын чүплеккә чыгарып ташлаганБашкортстанда Туймазы районара суды опека органнарының 36 яшьлек хатынны 3 балигъ булмаган балаларына карата ана хокукларыннан мәхрүм итү искын өлешчә канәгатьләндерде. Моңа кадәр аны “яңа туган баланы үтерергә маташу” маддәсе буенча гаепле дип тапканнар иде. 2020 елның май аенда әлеге хатын үз фатирында бала тудыра. Тапкач ук, аны калдырырга теләмичә, үтерергә карар кыла. Ул баланы пакетка сала да, чүп контейнерына илтеп ташлый.
Якыннан узучы урам себерүче контейнердан бала тавышы ишетә. Ашыгыч ярдәм чакырта. Үзвакытында медицина ярдәме күрсәтелгәнгә күрә, сабый, Аллаһка шөкер, исән калган. Тикшерүчеләр һәм полиция хезмәткәрләренең оператив эше нәтиҗәсендә гаепләнүчене тиз ачыклыйлар.
Районара прокурор район хакимияте башлыгы адресына судка хатынны ана хокукларыннан мәхрүм итү искы белән мөрәҗәгать итүне таләп итте. Судта прокуратура опека органнары таләпләрен хуплады.
Шулай итеп, суд хатынны яңа туган баласына карата ана хокукларыннан мәхрүм итте, ә калган балаларына (аның тагы өч баласы бар) карата чикләде генә...
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: Беренче канал видеосыннан стоп-кадр.
--- |
Иң күп укылган
|