поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.08.2010 Мәдәният

«ДИЛӘФРҮЗ» ТЕАТРЫНДА - «СӨЕМБИКӘ-ХАНБИКӘ»

Мәскәү «Диләфрүз» татар халык театры режиссеры Диләфрүз ханым ДЕЖУРОВА-ХӘЙРУЛЛИНА тормыш иптәше Станислав Дежуров белән Идел буйлап сәяхәт вакытында теплоход Самарада тукталыш ясаганда шәһәр буенча экскурсиягә бармыйча, «Бердәмлек»кә килгәннәр иде. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк. Диләфрүз ханым белән без күптәннән танышлар һәм дуслар ич. Моннан берничә ел элек аның турында газетабызда тәфсилле язма да бастырып чыгарган идек. Бу юлы очрашканда да вакыт бик кыска, ә яңалыклар күп булганга, һич кенә сөйләшеп туя алмадык. Элеккеге очрашудан соң шактый вакыт үтеп киткән икән шул.

Диләфрүз Хәйруллина-Дежурова - үзе бер театр ул. Казанда туып, татар мәктәбендә укып чыккан кыз биредәге университетта татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, биш ел мәктәптә татар теле укыта. Бер үк вакытта ул Казан театр училищесында читтән торып укып, режиссер белгечлеген дә ала, соңрак Казанның бер Мәдәният сараенда Диләфрүз ханым халык театры белән дә җитәкчелек итә.

 

1975 елда тәвәккәлләп Мәскәүгә күчеп килгәч, баштан Зур театр музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли, аннан 189 санлы мәктәптә балаларга татар теле укыта һәм шунда «Балачак» дип аталган үзенең беренче милли ансамблен оештырып җибәрә.

 

Диләфрүз ханым Хәйруллина Мәскәүнең «Туган тел» татар җәмгыяте эшчәнлегендә дә актив катнашып, биредә сабантуйлар, татарча кичәләр оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе була.

 

Ниһаять, 1986 елда аның тырышлыгы белән Мәскәүдә «Диләфрүз» дигән татар театры оештырыла. Диләфрүз ханым күп вакыт сценарийларын үзе яза, аларны үзе үк сәхнәгә куя, шунда үзе дә уйный. Тора-бара ире Станислав Дежуровны, кызы Гөлнара Лиханованы да җәмәгать эшләренә тарта. Мәскәүнең төрле почмакларында яшәүче татарлар балалары белән «Диләфрүз» театры куйган спектакльләргә бик теләп йөри башлыйлар.

 

Диләфрүз Хәйруллина-Дежурова үзенең театры белән илебезнең төрле шәһәрләрендә булып, татар сәнгатен пропагандалау белән шөгыльләнә. Аның театрында һәвәскәрләр дә, еш кына Шәүкәт Биктимеров, Дания Нуруллина, Равил Шәрәфиев, Әмир Камали кебек профессиональ актерлар да чыгыш ясый. Театр танылган язучы Мәдинә Маликова белән дә хезмәттәшлек итә.

 

Менә быел Бөек Җиңүнең 65 еллыгына багышлап, «Диләфрүз» театры «Театр язы» фестивале кысаларында Мәдинә Маликованың «Сөембикә-ханбикә» дип аталган драма әсәрен сәхнәгә куя да инде.

 

«Сөембикә-ханбикә» спектакленең премьерасы Мәскәүнең «Театр Луны» бинасында зур уңыш белән үтә. Театр залы тамашачылар белән тулы булып, татар җәмәгатьчелеге профессиональ актерларның да, һәвәскәрләрнең дә чыгышын бик тә җылы каршылый. ГИТИСны тәмамлаган Ленария Хаҗиеваның Ханбикә ролен оста итеп башкаруын спектакльнең зур уңышы дип атарга мөмкиндер, мөгаен.

 

Башка актерлар да – студентлар, эшмәкәрләр, бик тырышып уйнап, үзләрен тик уңай яктан гына күрсәтәләр. Театр оештырылганнан бүгенге көнгә кадәр аның сәхнәсеннән төшмәгән Түбән Новгород якларында туып үскән чын мишәр кызы Хамисә Хөсәенованы аерым әйтеп үтәргә буладыр. Тамашачы шулай ук спектакль өчен махсус музыка, көйләр иҗат иткән композитор Мәсгут абый Имашевның да хезмәтенә зур бәя бирә. Премьерага Казаннан Мәдинә Маликова үзе дә килә.

 

Театр үзенең «Сөембикә-ханбикә» пьесасы белән Мәскәү милли театрлар фестивалендә дә, Татар мәдәният үзәгендә дә (Асадуллаев йорты) чыгыш ясый.

 

«Диләфрүз» театры «Сөембикә-ханбикә»не сәхнәгә куйганда, аңа ярдәм итүчеләр дә күп булган.

 

- Казанның Камал театрына - реквизитлар, Мәскәү татар мәдәният үзәгенә репетицияләр үткәрү өчен бүлмә бүлеп биргәннәре өчен һәм башка спонсорларга зур рәхмәтлебез, - диде очрашу вакытында Диләфрүз ханым.

 

Ул «Диләфрүз» театрының 25 еллыгын ничек билгеләп үтәргә җыенулары турында да сөйләде. Юбилей кичәсе октябрь ахырларында булырга тиеш икән. Ә инде ноябрь аенда диләфрүзлеләр Казанга килеп, үзләренең «Сөембикә-ханбикә» спектакльләре белән халыкара халык театрлары фестивалендә катнашырга ниятлиләр.

 

Без дә саубуллашканда «Диләфрүз» халык театрының алыштыргысыз директоры һәм режиссеры Диләфрүз ханым Дежуровага һәм театрның бөтен коллективына иҗади уңышлар теләдек.

 

 

 

Диләфрүз ХӘЙРУЛЛИНА-ДЕЖУРОВА ире Станислав белән бергә «Бердәмлек»тә.

 

Югарыдагы рәсемдә: Сөембикә-ханбикә – Ленария ХАҖИЕВА.


Зәйнәп ӘҺЛИУЛЛИНА
Бердәмлек
№ 33 | 14.08.2010
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»