|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.09.2020 Мәдәният
“Татар моңы” бәйгесенә Илһам Шакиров исеме бирелде (ВИДЕО)Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин “Татарстан” Дәүләт телерадиокомпанясенең “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруында интервью бирде. Ул тамашачыларны Татар филармониясе яңалыклары белән таныштырды. Сүз танылган җырчыбыз Илһам абый Шакиров исеме белән башланып китте. Бу юкка түгел дә. Күптән түгел аның истәлегенә һәйкәл ачтылар, аэропорт янында өч мең кеше сыярлык зур концерт залына аның исемен биреп, мәңгеләштерделәр. Илһам Шакиров арабызда булмаса да татар халкын әле дә үз моңында тибрәтә белә.Татар дәүләт филармониясе аның хөрмәтенә премияләр булдырган. Алар киләчәктә “Татар моңы” бәйгесендә җиңүчеләргә тапшырылачак. Моннан тыш олпат җырчыбызга мемориальләштереп кабер ташын да куярга планлаштыралар. Мәдәни учаклар үз эшен башлап җибәрде. Бүгенге көндә филармониядә яз көне планлаштырылган концертлар бара. Шул рәвешле тамашачы белән исап-хисап ясыйлар икән. Октябрь башында филармониядә “Джазлы Казан” фестивале ишек ачачак. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Татарстан җәүһәре булган Татар джазына 2021 елда 75 яшь тулачак. Бу вакыйганы да зурлап үткәрергә җыеналар филармониядә.
--- |
Иң күп укылган
|