|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.09.2020 Криминал
Нурлатта инвалидны буып үтергән өчен 18 яшьлек студентны тоткарлаганнар
Нурлатта инвалидны буып үтергән өчен 18 яшьлек студентны тоткарлыйлар. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар-информ» язуынча, 5 сентябрь төнендә егет 53 яшьлек ир-ат белән бәхәсләшә. Үз-үзен кулда тотып кала алмыйча, ул оппонентын буып үтергән. Ир-атның үле гәүдәсен иртәнге сәгать унда тапканнар.
Экспертиза ачыклаганча, ир-ат муены җәрәхәтләнү сәбәпле үлгән.
«Аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Студентка 15 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный.
--- |
Иң күп укылган
|