|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.06.2008 Дин
ДИННЕ ТОРГЫЗАСЫ ЮК, АКСАУЧЫЛАР, ЕГЫЛУЧЫЛАР БЕЗ ҮЗЕБЕЗМең бер йөз унтугыз ел элек Cабантуйлар вакытында, төннәрнең иң кыска, көннәрнең иң озын мәлендә булган ул шанлы вакыйга – рәсми рәвештә Болгарда ислам дине кабул итү. Тарихи хәтеребезнең исән икәнлеген белдереп, шул вакыйганы искә төшереп, 14 июнь көнне республикабызда унтугызынчы тапкыр Болгар җыены уздырылды. Шунда олуг мөнбәрдән, динебезне торгызыйк, дип чыгыш ясаган берәүнең чакыруына җавап итеп әйтте бу сүзләрне Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин. – Болгар хәрабәләре күз алдыбызда. Басып, утырып торган җирләребез – бабаларыбызның каннары коелган урын, – дип дәвам итте ул сүзен. – Олы кайгылар булганда, олы эшләр көтелгән чагында бабаларыбыз җыен оештырган. Аллага шөкер, өченче ел бергәләшеп үткәрәбез әлеге җыенны. Киләчәгебез, берләшүебез өчен булсын иде бу җыелуыбыз. Динне торгызасы юк. Үзебез аягүрә торып басыйк, динебезгә куәт бирсәңче дип Аллаһыга ялыныйк. Туган телебезне, мәдәниятебезне бергәләп саклыйк. Без бу илдә килмешәкләр түгел. – Бүген монда дин әһелләребез белән бергә зыялыларыбыз да күп. Алар да дингә тизрәк кайтсын иде. Монда җыелуыбыз – шул кайтуыбызның бер билгесе. Биредә Австралия, Төркия, Кытай, Ираннан килгән кунаклар да катнаша. Бу изге гамәлгә унсигез ел элек Тәлгат хәзрәт нигез салган иде. Аңа зур рәхмәт! Киләчәккә карап эш итүче ул. Шундый дин әһелләребез күбрәк булсын иде, – дип рәхмәт белдерде аңа үз чиратында БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров. Ринат әфәнденең тел төбе аңлашыла: РФ җирлегендә пәйда булган кырыктан артык татар Диния нәзарәтен бер йодрыкка туплыйсы килә аның. Берничә ел элек башкарма комитет каршында дин эшләре буенча комиссия оешуы, комиссиягә җитәкчелек итәргә шәхсән үзе алынуының да максаты – шул берләштерәсе килү. Әмма бөтенесе дә без дигәнчә генә барып чыкмый шул. Россиянең Үзәк Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин дә, Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов та, Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый да изге Болгар җыенында күренмәде. Мөгаен, катнаша алмауларының җитди сәбәпләре бардыр. Әмма елга бер тапкыр булса да бөтен эшләрне калдырып Болгарга килергә була лабаса. Уртак тел табу өчен менә дигән форсат бу. Уфа да, Казан да, Мәскәү дә түгел, Болгар – беркемнең дә мин-минлегенә тими торган нейтраль җир дә бит әле. Алда әйткәнебезчә, 1119 ел элек болгар бабаларыбыз монда рәсми рәвештә ислам дине кабул иткән. Шул санны яңгырату үзе генә дә без монда килмешәкләр түгел, җирле халык дигәнне аңлата. Ярый, мөфтиләр уртак тел тапмый калмас. Күрәсең, вакыты җитмәгәндер. Иң сөендергәне шул – халыкның күңел түреннән чыккан, үзе оештыра торган, борынгыдан килгән ихтыяҗга җавап бирүче бәйрәм ул – Болгар җыены. Әгәр өстән торып кына оештырсалар, өч мең кеше бер көн алдан килеп кунар, изге чарада 13 мең кеше катнашыр идемени?! Якын-тирәдәге Ульян, Ижау, Самара, Уфалардан гына түгел, Мәскәү, Әстерхан якларыннан да килгән бит милләттәшләребез. Катнаш никахта торучылар булдымы икән: хәтта муеннарына хач таккан агайларны да күрдек без тәүбә вакытында. Тәүбә мәрасиме – Болгар җыенының иң дулкынландыргыч, иң тетрәндергеч мизгеледер, мөгаен. Һәр елдагыча быел да, Болгар җыенын ачып җибәрүче митингтан соң, Тәлгат хәзрәт халыкны Кече манара янына тәүбә кылырга алып китте. "Олы эшкә керешер алдыннан иң элек тәүбә кылалар. Кимчелек-хаталарыннан, гөнаһларыннан тәүбә кылучы бәндә – Аллаһы Тәгаләнең сөекле колы ул. Без дә тәүбә итик", – дип бик тә үтемле вәгазь сөйләде, җыелган халыкны үзенә ияртеп тәүбә иттерде мөхтәрәм мөфтиебез. Тәүбә мәрасиме белән чынлап та күпмедер күләмдә Мәккә-мөккәрәмәгә хаҗ кылуны хәтерләтә икән Болгар җыены. Әмма бу охшашлыкка карап кына хатадан хали булмаган адәм баласы үтә диндарланып Болгар җыенын кире кагарга тиеш түгел, миңа калса. Гадәттә хаҗга гомергә бер-ике мәртәбә баралар. Ә монда елына бер тапкыр. "Гөнаһлардан пакь булса да, Мөхәммәд пәйгамбәр көненә җитмешәр, йөзәр мәртәбә истигъфар кыла торган булган", – ди әнә Т.Таҗетдин. Ә без көненә ничә мәртәбә тәүбә итәбез икән?!
Рәшит МИНҺАҖ |
Иң күп укылган
|