|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Үгез җәрәхәтләгән гөмбәчене вертолет белән РКБга илткәннәрАвгуст ахырында Кукмара районында булган хәл. 62 яшьлек гөмбәче һәм аның хатыны көтү йөргән җиргә килеп чыкканнар. Аларны үгез күреп ала һәм иргә ташлана. Мөгезле терлек гөмбәчене башта өскә чөя, аннары җирдән сөйрәп йөри. Хатынга тими. Бу хәлне “Бизнес-Онлайн”га РКБ матбугат үзәгендә хәбәр иткәннәр. “Матбугат.ру”га билгеле булганча, зыян күрүчене башта Кукмара хастаханәсенә илткәннәр. Кабыргалары сынган була. Әмма, табиблар күзәтүендә булса да, хәле яхшыга бармый. Баксаң, сынган кабыргалары үпкәсенә зыян салган икән. Һава тәндә җыела башлый һәм пациент күзгә күренеп кабара. Ир-атны вертолет белән РКБга илтәләр.
Татарстанның үзәк хастаханәсендә сынган сөякләрне титан пластиналар белән ялгыйлар. Остеометаллосинтез дип атала икән бу. Үгез җәрәхәтләгән ир-атның хәле яхшыруга бара. Бүген аны РКБдан чыгарырга тиешләр.
--- |
Иң күп укылган
|