|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2020 Хәйрия
3 сабый ятим калмасын иде...Башкортстанда Хәйбулла районының Буребай авылында яшәүче 36 яшьлек Алексей Атласов кыйммәтле дәвалауга мохтаҗ. Ир-атның башында шеш тапканнар, аңа 700 мең сумлык операция таләп ителә. Гаиләдә мондый акча юк, шуңа күрә Алексей битараф булмаган кешеләргә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә һәм алардан финанс ярдәм сорарга мәҗбүр булган. - Дүрт ел элек иртән уяндым да, аңымны югалтым егылдым. МРТ башымда 4 сантиметрлы шеш барлыгын күрсәтте. Шул ук вакытта, минем бер җирем дә авыртмый һәм үземне яхшы хис итә идем. Бу авыру турында күп укыдым. Операция ясатырга кирәк иде, әмма аның ахыры фаҗига белән дә тәмамлану ихтималы булуын белдем. Хәзер инде шеш 6 сантиметрга җитте. Үземне начар хис итәм, операциясез булмый, - ди ул. Алексей сәламәтлеге аркасында эшсез бүген. Гаиләнең сатарга бернәрсәсе дә юк, гаилә түләп фатирда яшәгән, хәзер - әти-әниләренә күченгәннәр. Өлкән яшьтәге әти-әнисе хәтта йортны сатарга уйлаганнар да, ләкин барыр җирләре юк аларның. Авыруның 10, 6 һәм 1,5 яшьлек өч баласы бар. Алексейга һәркем ярдәм итә ала. Хәтта аз гына сумма да вакытлы булачак. Саклык банкы картасы номеры 2202 2009 3181 8387, карта 8 (927) 3176905 телефонына бәйләнгән. Фото:ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|