|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2020 Медицина
Пневмония белән авыручылар саны артканнан-артаУзган тәүлектә Башкортстанда 32 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Шуларның 17 очрагы Уфада теркәлгән, дип хәбәр итәләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгында. Пандемия башланганнан алып республикада барлыгы 7 888 кеше COVID-19 йоктырган. Әлеге вакытта стационарларда 66 кеше дәвалана. Шуларның 8е – авыр хәлдә. Берсе ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Амбулатор рәвештә өйләрендә 826 кеше дәвалана.
“Тәүлек эчендә республика районнары һәм шәһәрләре хастаханәләреннән 26 кеше терелеп чыккан. Пандемия игълан ителгәннән соң барлыгы 6 967 авыру терелеп чыккан. Коронавирус инфекциясеннән яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Төбәктә коронавирустан үлүчеләр саны үзгәрешсез кала – 29 кеше”.
Ә дәваханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны 96 кешегә арткан. Республика дәваханәләреннән 85 пациент терелеп чыккан.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: bashinform.ru
Фото: bash.news
--- |
Иң күп укылган
|