поиск новостей
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 07 Май
  • Рәшит Ваһапов (1908-1962) - җырчы
  • Наил Шәрифуллин - журналист
  • Айгөл Миңнуллина - актриса
  • Рамил Гарифуллин - психолог
  • Мөршидә Байрактар - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
03.09.2020 Җәмгыять

Башта бер көчекне агулады, аннары әниләрен...

Йөрәгемдәге әрнү-сагышларыма чыдар әмәл калмаганга шушы язманы язарга булдым. Тормышның әчесен-төчесен күп татысам да, күптән түгел генә күз алдымда булган вәхшилек төн йокыларымны урлап, тынычлыгымны качырды.

Җиргә шаулап язлар килгән бер көндә шәһәребезнең Нефтьчеләр урамында урамда олы гына, матур гына бер эт пәйда булды. Үзе бер дә урам этенә охшамаган иде ул. Белмим, кайсы вөҗдансызы монда китереп ташлагандыр аны, анысы билгесез, әмма шушы эт көн дә юлымда очрый башлады. Игътибар белән караган кешегә аның бәби имезүче әнкә эт икәне күренеп тора иде. Шушы бичара хайван кешеләрне кибеткә кадәр озата бара да, аларның чыгуын дүрт күз белән көтеп ала. Нишләсен соң, балаларын ашатырга кирәк ич. Ичмасам теле булса “әй сез, кешеләр, зинһар ярдәм итегез!” дип ялварыр иде дә бит...
 
Әйе, мәрхәмәтле кешеләр күп әле бездә. Шушы сабыйны сүзсез дә аңлап, кем сосиска, кем эт ризыгы алып сыйлый башлады бер мәлне. Әй ул бахырның күзләрен күрсәгез!.. Кеше дә рәхмәтен шулкадәр аңлата белмидер. Әле бит ул аны үзе ашамый, ризыкны эләктереп тизрәк өч нәни көчеге янына ашыга. Менә бит ана инстинкты нишләтә!
 
Шул рәвешле көннәр үтә торды, мәрхәмәтле кешеләр әнкәсен дә, көчекләрен дә сыйлый тордылар. Үзем дә, әлбәттә, бу игелектән читтә калмадым. Алар ышыкланган бина баскычы кырыеннан кеше өзелеп тормады. Көчекләр матур гына үсеп, инде урамга да чыга башладылар, әмма кешеләрдән курку сәбәпле, якыная башлауга баскыч астына кереп яшеренделәр. Әнкәләре дә җанын бирердәй булып саклады инде үзләрен.
 
Көннәрдән беркөнне шушы бичара җаннар шул йортта яшәүче бер вөҗдансыз бәндәгә ошамый башладылар. Әле таяк белән сугып, әле таш атып бу мескеннәргә көн күрсәтмәде ул карчык. Этләрне җыя торган махсус приюттан берничә мәртәбә килделәр бу сабыйларны алырга, тик тота гына алмадылар, кызганычка. Теге явыз карчык башына җитте бу бичараларның. Башта бер көчекне агулады, аннары әниләрен... Шушы мескеннәрнең ничек интегеп үлүләре бүгенгедәй күз алдымда. Чарасызлыктан елый-елый әрнүләремне үзем генә беләм. Мәрхәмәтле кешеләр белән ничек булдыра алдык, ярдәм итәргә тырыштык та бит, тик гомерләрен генә саклап калып булмады бичараларның.
 
Шушы хәлләрдән соң озак вакыт аңыма килә алмый йөрдем. Әлеге бәндәгә карата нәфрәтем күкрәгемдә ут булып кайный бүген дә. Ләкин “шакшыга кагылсаң, исе килә” дигән бик тә мәгънәле сүзләрне искә төшереп, тынычланмый чарам калмады. Аллаһ барын да күреп, белеп торучы. Бу карчыкны аның хөкеменә калдырыйк. Хайван күз яше, хайван рәнҗеше кеше рәнҗешеннән дә көчлерәк диләр.
 
Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА. Азнакай.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 03.09.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»