поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.09.2020 Мәгариф

Мөфти Алабугада татар телендә тәрбия бирүче “Ихсан” мәктәбен ачты

Бүген, изге Мөхәррәм аеның 14-нче көнендә (2-нче сентябрьдә), Алабуга шәһәрендә күптән көтелгән сөенечле вакыйга булды: биредә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында “Ихсан” (Әхлаклылык) урта гомуми белем бирү мәктәбе” хосусый белем бирү учреждениесе ачылды. Йөз балага исәпләнгән мәктәпне ачу куанычын уртаклашырга дип тантанага күпләгән кунаклар, район хакимияте һәм мәгариф бүлеге җитәкчелеге, күрше-тирә районнарның имам-мөхтәсибләре, иганәчеләр, төзүчеләр килде.

Мисал өчен, чарада Алабуга районы хакимияте башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов булды. 

Үзенең сәламләү чыгышында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гыйлем алуның әһәмиятен ассызыклап, нәсыйхәт сүзләрен җиткерде. Ул гамәлсез гыйлемне җимешсез агач белән чагыштырды. Аннары ул барлык фәннәрнең тәүхид турында сөйләвен ассызыклап узды. 
 
Әлеге белем бирү учреждениесен гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте. Ул Алабуга мөхтәсибәте тырышлыгы белән ачылган һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан бирелгән лицензиягә ия. Ике катлы мәктәп Алабуга шәһәрендә “Танайка - 2” микрорайонында урнашкан. Аның проекты 2016 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның хәер-фатыйхасы һәм имам-мөхтәсиб Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов башлангычы белән тормышка ашырыла башлый. Бина иганәчеләрнең матди ярдәме белән өч ел эчендә сафка басты, соңгы бер елда заманча ремонт ясалды һәм барлык уку кирәк-яраклары, җиһазлар, компьютер техникасы сатып алынды. Кирпечтән төзелгән бинаның мәйданы 850 квадрат метрны тәшкил итә һәм ул 100 укучыга исәпләнгән. Бүгенге көндә мәктәптә җылыту системасы көйләнгән һәм бина шәһәрнең үзәкләшкән җылы һәм салкын су линиясенә, канализациягә тоташтырылган, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә тулысынча җавап бирерлек итеп әзерләнгән.
 
2020-2021-нче уку елында “Ихсан” мәктәбе I-IV сыйныфларга 15 бала кабул итте. Киләсе уку елына исә V-IX классларга да укучылар кабул итү планлаштырыла. Мәктәпнең өстенлекләренә килгәндә, биредә белем алучылар, мәктәп фәннәрен үзләштерүдән тыш, өстәмә белем бирү һәм сыйныфтан тыш эш кысаларында әдәп-әхлак дәресләрен дә алачак. Дини әхлак һәм әдәп дәресләре мәктәп янәшәсендә урнашкан “Шатлык” мәчетендә татар телендә дүшәмбедән шимбәгә кадәр бер сәгать күләмендә алып барылачак. Моннан тыш, “Ихсан” мәктәбе полилингваль юнәлештә эшләячәк, биредә укучылар татар, рус, инглиз, гарәп телләрен үзләштерәчәк.
 
Мәктәптә көненә өч тапкыр хәләл туклану, озынайтылган көн режимы каралган, спорт залы, ашханә IT-сыйныф бар. Урамдагы спорт мәйданчыгы ачылышка әзерләнә, анда волейбол, мини-футбол, баскетбол уйнарга, гимнастика белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылачак. Мәктәпкә укучыларны кабул итү ел дәвамында алып барылачак, төп өстенлек Алабуга шәһәре һәм районына бирелә.
 
Нәзарәтнең милли мәгариф өлкәсендәге тәҗрибәсе Алабуганың “Ихсан” мәктәбе белән генә чикләнми. Бүгенге көндә Балтач районы Бөрбаш авылында “Ярдәм” малайлар пансионаты, Әлмәттә “Татар телендә белем бирүче урта гомуми “Нур” мәктәбе эшли.
 
Ачылыштан тулы фоторепортаж Татарстан Диния Нәзарәте сайтында: http://dumrt.ru/news/news_24638.html

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»