|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2020 Криминал
Ике ел элек Бөгелмәдә үз йортында каракларны үтергән бизнесмен Деданинны атып үтергәннәрБөгелмә эшмәкәре Евгений Деданинны атып үтергән кеше – Самара өлкәсендә яшәүче кеше булып чыккан. Бу хакта «Татар-информ» агентылыгына ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр. 43 яшьлек эшкуарны бүген башына атып үтергәннәр.
Үтерүдә шикләнелүче 54 яшьлек ир-атны ТР буенча Россия Тикшерү комитетына тапшырганнар, дип яза агентлык.
Ул Әрмәнстан гражданины дип хәбәр итәләр.
Хәтерләсәгез, ике ел элек Евгений Деданин йортына ике коралланган зат бәреп кергән иде. Алар бизнесменны, аның хатынын һәм дустын бәйли. Деданин ычкынып, аларны ишегалдында пычак белән кадар үтерә. Соңрак җинаятьчеләр Самарадан булуы ачыклана.
--- |
Иң күп укылган
|