|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2020 Авыл
"Яше дә тулмаган кызын кулына тоткан килеш, абзардагы сыер, бозау, сарык һәм тавыклары белән Миләүшә берүзе кала"Башкортстанның Аскын районы Көнгәк авылында яшәүче блогер Миләүшә Әҗмиева, 21 яшендә генә булуына карамастан, абзар тутырып мал асрый, 2 яше дә тулмаган кызын тәрбияли. Ә ире 2 айга Себергә эшкә китә. Әле җитмәсә, авылда газ һәм юл юк. Анысына да аптырамый ул, утын белән өен җылыта. “Инстаграм”дагы язылучылары аңа “Уңган килен Миләүшә” дип юкка гына исем бирмәгән.
2018 елның октябрендә яшь гаилә иренең туган йортына күченә. Ә аларны анда кочак җәеп каршы алучы булмый, чөнки ире Радикның әти-әнисе гүр ияләре икән. Кыз үзе дә әти назыннан башка үсә (ул да вафат). Әнисенең абзары янгач, ул аларга сыер алып килә. Миләүшәнең тормыш иптәше пилорамада эшләгән. Ә 2019 елда Себер якларында эш табылгач, Радик шунда китә. Яше дә тулмаган кызын кулына тоткан килеш, абзардагы сыер, бозау, сарык һәм тавыклары белән Миләүшә берүзе кала.
Мал асрауга ул каршы түгел, чөнки алар булмаса, башка эш табылмас иде, ди. Миләүшә шәһәрдәге тормышка кызыкмый, бистәдә яшәргә тели.
Тик Миләүшәнең сабырлыгы беткән, күңел төшенкелегенә бирелгән чаклары да күп була. Шул вакытта аңа “Инстаграм” ярдәмгә килә.
— Лезгинка биегәнемне видеога төшереп куйгач, ошаттылар, тагын сораучылар булды. Яратмыйча, начар сүз язучылар да юк түгел. Андый вакытта күңел төшә, — ди Миләүшә.
Соңыннан авыл тормышын, мал караганын куйган. Дуслары арта башлаган. Хәзер 24 меңнән артык язылучысы бар.
Альмира МӘҮЛЕТОВА |
Иң күп укылган
|