|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2020 Криминал
Балалар бакчасына кереп, сабыйлар күз алдында тәрбиячене үтергәнБу вәхши хәл Мәскәү өлкәсе Воскресенск шәһәрендә була. Николай исемле 53 яшьлек бер адәм балалар бакчасына үтеп кергән дә, сабыйлар күз алдында тәрбиячене үтергән. Беренчел мәгълүматларга караганда, кече тәрбияче булып эшләүче ханым Николайның хатыны була. Адәм актыгы балалар бакчасына запас ишектән кергән диләр. Хатынын эзләп тапкач ул аңа берничә тапкыр кадаган. Хатын-кызны коткарып кала алмыйлар, ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче ул үлә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, каравылчы махсус төймәгә басып хокук саклау хезмәткәрләрен чакыра. Вәхшилек эшләгән ирне кулга алалар. Хәзер аны җинаять эше көтә.
--- |
Иң күп укылган
|