|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2020 Язмыш
Ирдән аерылу, бурыч, эчкече ана: чарасызлыкта калган 3 бала анасына аякка басарга кем ярдәм иткән?Наталья Шәрипҗанова бүген бик күпләргә рәхмәт укый. Тормыш сынаулары әнә шушы хәлләр белән бетсен иде дип тели ул. Быелга җәйдә аңа бик күп авырлыклар күрергә туры килгән.Гаиләләрендә тынычлык бетеп, хатын ире белән башка бер түбә астында яши алмаячагына төшенә. Ул Яшел Үзән районыннан Казанга әнисенең 22 квадрат мтрлы коммуналь фатирына кайтып егыла. Кулында өч бала – зурысына — 7 яшь, кечесенә бер ай. Казанга кайту гына хәлне җиңеләйтми. Проблемалары тагын да арта гына: әнисенең коммуналь хезмәтләр өчен җыелган бурычы, торак шартлары начар булу, аерылышу процессы, олы улын беренче сыйныфка әзерләү өчен мөмкинлек булмау. Җитмәсә әнисе салгаларга да ярата торган була.
Чарасызлыкта калган Натальяга “Душа России” дигән волонтер оешмасы һәм Казан шәһәренең Авиатөзелеш районындагы социаль ярдәм күрсәтү үзәге ярдәмгә килә. Кыска гына вакыт эчендә алар яшәгән бүлмәгә ремонт ясала, кирәкле җиһазлар куела. Ут чыбыкларын яңага алыштыралар. Кечкенә сабый өчен бала караваты һәм биләү өстәле алып киләләр. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре дә үз ярдәмен күрсәтә. Беренче сыйныфка баручы Ранельне мәктәпкә әзерлиләр. Уртанчысы — Булатка балалар бакчасында урын табыла. Кечкенә Сережага исә, барлык кирәк-яраклар тутырылган тартма бүләк итәләр.
– Тормышымның иң авыр чагында ярдәм кулы сузган җитәкчеләргә, волонтерларга мең рәхмәт. Әгәр алар булмаса, нишләр идем? Сабыйларыма алимент түләүне дә хәл итәргә булышачаклар. Хәзер күңелне төшермичә, бары алга гына атларга кирәк. Иң мөһиме – балаларым, үзем сау-сәламәт булыйк, – ди Наталья.
Төп фото: pixabay.com
Гөлгенә ШИҺАПОВА |
Иң күп укылган
|