|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2020 Фаҗига
Коронавирус йоктырган 45 яшьлек хәзрәтнең гомере өзелгән30 августта Калининград өлкәсе имамы Хәлил хәзрәт Мөхлисов үпкә ялкынсынуыннан вафат булган. Олы Исаково бистәсе мәчете имам-хатыйбының якыннары, өлкәнең мөселман өммәте кайгысын Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин уртаклашкан. Бу хакта dumrf.ru хәбәр итә. Хәзрәт коронавирус белән авырган булган диелә, хәбәрдә.
Хәлил хәзрәткә август азагында гына 45 яшь тулган. Туган көнендә дә ул хастаханәдә яткан.
«Хәлил хәзрәт Калининград өлкәсендә мөселман өммәтенең рухи традицияләрен торгызуга зур көч куйды», — диелгән РФ Мөфтиләр Шурасы рәисе юллаган кайгынамәдә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|