поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
30.08.2020 Әдәбият

Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре тапшырылды (ИСЕМЛЕК)

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Милли китапханәсенең яңа бинасы артында Казансу яр буенда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре тапшырды. Тантана рәсми затлар Милли китапханә белән танышып чыкканнан соң үтте.

Иң беренче булып, РФ Хөкүмәте рәисе урынбасары Марат Хөснуллин чыгыш ясады. «Бүген берничә объектта булдык, мин хисләремне җиткерер өчен сүз таба алмыйм. Менә әле генә милли китапханәне карап чыктык. Элек бирегә киңәшмәгә чакыралар иде, гел караңгы иде, ә хәзер якты, рәхәт», — диде ул.
 
«Бүген Республика, шәһәр көне. Бүген ТАССРның 100 еллыгын уздырабыз, күп кенә яңа биналар, объектлар ачыла. Әлбәттә, республикада үзгәрешләр күп, ләкин иң зур байлык — халкыбыз, иң мөһиме — телебез, мәдәниятебез, гореф-гадәтләребез. Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премияләре дә Республика көнендә тапшырыла. Бәйрәмнәр һәм премия белән котлыйм», — дип сәламләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
 
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов указы белән билгеләнгән 2020 ел лауреатлары:

Идрис Газиев (татар композиторлары әсәрләреннән һәм халык җырларыннан төзелгән концерт программалары өчен);

Денис Осокин («Огородные пугала с ноября по март» җыентыгы өчен);

«Сөембикә» операсын чыгарган коллектив: Ренат Салаватов, Юрий Александров, Виктор Герасименко, Гулнора Гатина;

Лирон Хәмидуллин («Дәрдмәнд», «Буранлы төндә», «Зарницы на горизонте» китаплары өчен).
 
«Рәхмәт, яшәртеп җибәрделәр, киләчәктә дә шулай булсын, әле нәрсәдер эшләргә ниятләрем, планнарым бар, эшләрмен дип торам. Әлбәттә, романнар язмам мин, тарихи әйберләр әзерләргә ниятлим», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә Лирон Хәмидуллин.
 
«Дулкынландыргыч көн. Минем эшләремне күтәреп алып, зур бәя биргәннәре өчен рәхмәт! Шушы бүләккә лаек булырмын дип уйлап йөргәнем булмады, бүләк өчен эшләмисең бит, әгәр халкыңны яратасың, мирасын киң җәмәгатьчелеккә чыгарып таныштырасың икән, җитәкчеләр, җәмәгатьчелек тарафыннан шуңа бәя бирелү зур бәхет», — диде Идрис Газиев.
 
Алга таба Татарстан Президентыннан махсус бүләк тапшырылды. 40 мең китап алу өчен сертификатны ТР Милли китапханәсе директоры Мәдинә Тимерҗанова кабул итеп алды.
 
Тантана күмәк рәвештә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 30.08.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»