|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.08.2020 Мәдәният
Хәлимә Искәндәровага Татарстанның халык артисты исеме бирелдеГалиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Хәлимә Искәндәрова "Татарстаннын халык артисты" дигән мактаулы исемгә лаек булды. Хәлимә Искәндәрованы театр исеменнән котлыйбыз һәм горурланабыз! Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров республиканың атаклы шәхесләренә Россиянең һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырдылар. Татарстаннан төрле өлкәләрдә эшләүче 42 кеше мактаулы исемнәргә лаек булды. Бүләкләү тантанасы Казан Кирмәнендә узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры артисты Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдинов Дуслык ордены белән бүләкләнде. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдар Хәйруллин "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнде. Чын күңелдән котлыйбыз, артистларыбызның уңышлары белән горурланабыз!
--- |
Иң күп укылган
|