поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
29.08.2020 Хәйрия

30 яшьлек коткаручы: «Өч атна элек ашказаным авыртып китте. Яман шеш, диделәр»

30 яшьлек Данис җиде ел эчендә бик күпләрне янгыннан коткарган. Алар арасында өлкәннәр дә, сабыйлар да була. Хәзер исә Казанның 16 нчы янгын сүндерү частенең бүлекчә командирының үзенә ярдәм кирәк. Моннан өч атна элек ачыкланган авыруы аның тормышын икегә бүлгән. Әмма ул моңаймый – яшәргә тырыша.

– Өч атна элек ашказаным авыртып китте. Тикшеренә башлагач, анда җәрәхәт барлыгын күрделәр. Анализлар нәтиҗәсе бөтенләй башканы – ашказанымда яман шеш икәнен күрсәтте. Лимфа төеннәренә дә метастазы киткән иде. Операция ясаган табиб тынычландырды – аларны да алып ташлаганнар, – ди Данис. –  Миңа Санкт-Петербургка барырга кирәк, 8 сентябрьдән химия терапиясе башлана. Үзем белән булган хәлне Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы дип кабул иттем. Тормышымның иң матур чагы бит әле, бик тә яшисем килә, – ди Данис Фәсхетдинов.
 
Данис биш вакыт намазын калдырмый. Дәү әнисе укыган догалар белән тәрбияләнгән егет 2013 елда дин юлына баскан. Шуннан соң ул янгын  сүндерүче булып эшкә урнаша. Кешеләргә ярдәм итәсе, аларга файдалы буласы килә аның. Бик күп гомерләрне саклап кала ул.
 
– Диндә булу – шушы эшкә китерде. Мин монда биш вакыт намазны да укый ала идем. Хатыным Екатерина да намаз укый. Исемен алыштыруны кирәк тапмадык. Иң мөһиме – күңел чисталыгы һәм Аллаһы Тәгаләгә ышану. Без аның белән мин хезмәт иткән шәһәрдә – Читада таныштык. Бер ел узгач, Катя Казанга күченеп кайтты һәм без гаилә кордык. Хәзер 4 яшьлек улыбыз бар, – ди Данис. –  Авыр хәлдә калгач, мин бик күп кешеләрдән ярдәм тойдым. Бергә эшләгән хезмәттәшләрем дә, дус-туганнар да булышырга тора. Хәтта бер белмәгән кешеләр дә хәлемне сорап, булдыра алганча матди ярдәм күрсәтә. Мин аларга чиксез рәхмәтле. Әмма әле дәваланыр өчен зур суммада акча кирәк.
 
Данисның хезмәттәшләре  дә аның бу авыруын җиңәсенә ышана.
 
– Без аның көчле рухлы икәнен беләбез. Бу чирне дә җиңеп чыгар дип уйлыйбыз. Без барыбыз да бер теләктә –  Данис тизрәк терелсен, – ди янгын сүндерү һәм коткару часте җитәкчесе Максим Демагин.
 
Дуслары Даниска ярдәм йөзеннән акча җыя башлаган. Булышырга теләүчеләр үзләреннән өлеш кертә ала.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Хатыны Екатерина Владимировна исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 2202 2026 5808 4151
Qiwi кошелёк: DANISSPAS
PayPal: danisspas@yandex.ru
Яндекс Деньги: 4100115727036520
WebMoney:
Z726725884589 (WMZ)
P159127963067 (WMP)

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 29.08.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»