|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2020 Криминал
Ирен үтергән дә, гәүдәсен базга төшергән59 яшьлек ирнең җансыз гәүдәсен 25 август көнне табып алганнар. Бу аяныч хәл хәмер аркасында килеп чыккан. Ирле-хатынлы өйләрендә эчеп утырган вакытта низаг чыккан. Тәмам кызган хатын пычак алган да иренең күкрәгенә кадаган. Тегесе үлгән. Шуннан аны куркуыннан базга төшергән.
Җинаятьчене полиция бүлегенә алып килгәннәр, анда ул барсын да сөйләп биргән. Тикшерү комитетында бу җинаять гаепләнүченең улы ярдәмендә ачылган, диләр. Бу коточкыч хәбәрне аңа әнисе сөйләгәч тә полиция чакырткан.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: KP-Ufa.ru
--- |
Иң күп укылган
|