|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.08.2020 Шоу-бизнес
Җырчы МакSим югалганФанатлары һәм дуслары МакSимны югалткан. Радио алып баручысы Алла Довлатова «Русское радио»да барган эфирда өч ай буе дустына шалтыратып сөйләшә алмавы турында сөйләгән. Ул җырчыны радиошоуга да чакырырга теләгән, әмма таба алмаган. Инстаграмда МакSимның соңгы посты февральдә булган. Кыш ахырында ул фанатларына сәламәтлеге белән проблемалары булуын, шуның аркасында иҗади ял алырга җыенуын хәбәр иткән. Җырчының вәкиле Маргарита Соколова да 2019 елда булган автоһәлакәт аркасында Максимны баш авыртуы борчуын һәм дәвалану алырга мәҗбүр булуын сөйләгән. Март аенда ул хастаханәдән чыккан иде.
--- |
Иң күп укылган
|