поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
27.08.2020 Язмыш

"Үләр алдыннан" (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Авызыннан аракы исе аңкып торган терапевт Кутдусов, шешенеп беткән күз кабакларын чак күтәреп, бер кулындагы рентген рәсеменә, бер каршында утырган урта яшьләрдәге иргә карап, авыр сулады.

М-дааа... Хәлләр хөрт, энем. Күп тартасыңмы шулай?
 
Ваемсыз гына утырган Илһам, “хөрт” дигәнне ишетеп, дертләп китте. Тирли башлаган учларын бер-берсенә уа-уа табибка текәлеп:
 
Күп дип ни, тартам инде, - диде. Үзе тилмереп җавап көтте. Күп эчүдән хәтта атна көннәрен бутап киткәләгән, районда табиблар җитешмәгәч һаман эшләп йөргән Кутдусов кулындагы рәсемгә төртә-төртә дәвам итте:
 
Күрәсеңме, үпкәң череп беткән. Яман шеш түгел микән? Уфага, онкодиспансерга юллама бирәм. Тикшерелеп, дәваланырсың. Бәлки, файдасы тияр...
 
“Яман шеш”, “онкодиспансерга”... “бәлки, файдасы тияр”... Чагу кояшка карагандай, күз аллары караңгыланды, Илһамның башы әйләнеп китте. Тәүге көн печән чапкандай, имән агачын тунагандай, шыбыр тиргә батты, буыннары катты. Йөрәге дөрселдәп типте. Кинәт кенә хәле бетеп, утыргычына терәлеп утырды. Әгәр басып торса, шул урында аңын югалтып идәнгә егылган булыр иде, валлахи...
 
Яшь ир артабан нәрсә булганын аз хәтерли. Башта дәваханәнең коридорында утырып торды, аннан район үзәге буйлап урамнардан кая барганын белми йөрде. Башында кайнаган мең төрле уеның рәте-чираты булмады. Киресенчә, алар бергә укмашып, чишмәслек төен булып миен зыңгылдатып тик торды. Ничек бәлә-казага очрамый гына авылына кайтып җиткәндер – билгесез.
 
Йортының ихатасына кергәч, туры өенә түгел, ә сарай ягына юнәлде. Тимер баскычтан түбә башына менеп, печән өеме өстенә тәгәрәде. Табиб кабинетындагы вакыйганы тагы бер тапкыр күңеленнән үткәрде. Нәрсәдер эшләргә кирәк. “Эшләргә”... Илһам ачы елмайды. Нәрсәсен эшләргә инде аның? Соң, эш үткән. Һаман туктамый ютәлләгәч хатыны, аннан бигрәк түшәктә яткан әнисе, барып тикшерел дип, колак итеп ашап бетергәч, сүзләрен екмыйм дип кенә юлланган иде хастаханәгә. Их бармаса, белмәсә иде... Бер көн эчендә бөтен хыяллары челмәрәмә килде. Кырык яшькә яңа җитте, ә үпкәсе череп беткән. Яман шеш белән ерак китеп буламыни, туп-туры зиратка инде. Күпме гомере калды икән әле? Ике, өч, биш ай?
 
Күз алдыннан бөтен гомере йөгереп узды. Аеруча тормышының кинәт үзгәргән чоры. Ул чактагы авырлыклар! Ил таркалса да, олы яшьтәгеләр, гадәтенчә, эшкә йөрүләрен дәвам итте. Хәтта, хуҗалыклары бөлгенлеккә төшеп, бер тиен акча түләнмәгәндә дә. Колхозның бөтен малын урлап, талап, сатып беткәч кенә, пенсия яшендәгеләр өйдә утырыр, яшьрәкләр читкә, еракка йөреп эшләр булып китте. Тик Илһам кебек армиядән кайткач та өйләнеп, ике-өч балалы булып киткәннәр генә нишләргә белми аптырап калды. Беренчедән, картайган әтисе белән әниләре алар өстендә, икенчедән, чит җирдә берәү дә колач җәеп, бушлай торак белән көтеп тормый. Ә монда ичмасам яшәр өең бар. Эш кенә юк. Чарасыздан күпләр читкә китеп, кинәт кенә үрчеп киткән байларга ялланып мунча сала, йорт төзи башлады. Атналап, айлап югалып торып, бер мәл мул гына хезмәт хакы тотып кайтып төштеләр. Кайсы бер дә алданып, буш кул белән дә кире әйләнделәр. Кайберләре суга төшкәндәй хәбәрсез югалды. Өйләрендә калган балалары, хатыннары, аналары кош теледәй хәбәрне дә зар-интизар булып көтте. Озын акча артыннан Себергә юлланганнар я уңдылар, я туңдылар.
 
Илһам бер генә карарга килә алмый озак күзәтте бу хәлне. Бакча үстергән булды, мал тотты. Иллә-мәгәр тернәкләнеп китә алмады. Кергән кереме икмәк-тозлык, чәй-шикәрдән узмады. Үзләреннән артканын якындагы шәһәргә алып барып сатмакчы булдылар. “УАЗ” яллап, анасын базарга илтеп, ун капчык бәрәңге калдырып, үз эшләре белән китте. Кичен аны капка төбендә елап шешенеп беткән анасы каршы алды. Куш йодрыктай эре авыл ризыгына озын чират хасил булган. Ниндидер адәмнәр килеп, бу безнең урын, я бәрәңгеңне безгә күмәртәләп сат, я тай моннан, дип куркытканнар. Хәләл көч белән үстергән бәрәңгесен очсызга гына алып, үзен этеп-төртеп чыгарганнар. Ачуы кубып, арт сабакларын укытам хайваннарның дип күтәрелгән егетне тиз суытты анасы. “Улым, мин аларны кайдан таныйм хәзер? Алар йөзгә барсы да бер бит.  Өер-өер булып йөриләр кала тутырып. Куй, юк белән булашма, балам”, - диде.
 
Икенче юлы авыл буйлап мал җыеп йөрделәр. Ел ярым ашатып симерткән таналарын алып чыгып үлчәткәч, авырлыгы бик шикле аз тартты. Ким акча тәкъдим итүчеләргә ачуы килеп, үзем шәһәргә алып барып тапшырырмын әле дип борылгач, күрше абый: “Эй, энем, килеп алганда биреп котыл. Аның каравы, кулыңа тере акча бирәләр. Былтыр сыерыбызны шулай үзебез суеп, пилмән цехына алып барып тапшырдык. Акчасын ала алмый күпме йөз суы түктек. Барган саен юк диләр дә торалар. Бүлә-бүлә түләгән акчаларының бәрәкәте булмады”, - диде. Шулай итеп, тана очсызга очты.
 
Дөнья көтеп җәфалана торгач, үз эшен ачу уе килде Илһамның башына. Күреп тора, байга бил бөгү файда китерми. Ә нәрсәгә тотынырга соң? Элек авылда иң җитеш яшәгән Гыйльман бабай булды. Ул халыктан иске кәгазь, чүпрәк, сөяк, тире кабул итә иде. Соңыннан бөтен чималны район үзәгендәге әзерләүләр конторасына илтеп тапшыра иде. Бабай үлеп киткәч бу эш сүнеп калды.
 
Колхоз таралгач, чая кешеләр бөтен техниканы үз кулына төшерде. Машина-трактор остаханәсе, ындыр табагы, келәтләр ятимсерәп калды. Аларның биләмәсендәге тимер-томыр җайлап кына Илһамның ихатасына күчте. Ару гына җыелгач калага металл базасына озатты. Авылдашлары бар калдык-постыкны аңа китерә башлады. Кайберләре урланган әйберләне дә аз ташымады. Хәтта өйләреннән алюмин савыт-сабага кадәр алып чыктылар. Күрше эчкече Галәү (чынында Галәветдин) шулай йөри торгач гүр иясе булды. Анасы Маһибәдәр әби, көн дә кереп алыш-биреш итмәүләрен үтенеп, елап, каргап бетте.
 
Илһам яшьтәшләренә ияреп агач эшкәртү җиһазлары сатып алды. Ерак китми, ихатасы артына гына урнаштырды. Кәртәләп алып, эшкә тотынырга гына уйлаган иде, хакимияттән вәкил килде дә: “Бу урынга хокукың юк, рәсми кәгазьләр кирәк”, – дип бәйләнде. Ул вакытта халык йорт-җирен теркәүгә алып, рәсмиләштерә башлаган гына иде. Илһам да тиз генә бу биләмәне дә, үз йорт-ихатасын да законлаштырып куйды. Берьюлы күршеләренең буш яткан җирләрен дә кушып алды. Барыбер Галәү үлгән, анасы карт – эшкәртүче кеше юк. Укый-яза белмәгән әби, әйткәнгә ышанып, барлык кәгазъләргә кул куйды. Чын хәлләр билгеле булгач, Маһибәдәр әби тагын каргыш-ләгънәт яудырды.
 
... Ирнең бөтен тормышы менә шулай күз алдыннан үтте. Бу дөнья шулай: кемдер саулыкка туймый, икенчесе ачлыкка дучар, баеганы череп байый, ярлысы ярлылана бара, бур – иректә, гаепсез – төрмәдә... Ә Илһам, типсә тимер өзәрлек ир, иртәгә үләргә тиеш. Нигә алай? Каны кайнады, җаны үртәлде. Уйлары шушы тирәдә өзелде. Уфага барып йөрмәс. Ике аягының берсен дә атламас. Үлсә, үз өендә үләр.
 
Үлсә... Әйе, үлгәч, җеназа укып, җиренә җиткереп җирләп кайтырлар. Мулла: “Әйбәт кеше идеме?” дип сорар. Барсы да: “Әйбәт иде, әйбәт”, - диярләр. Маһибәдәр әби генә пышылдап: “Кайдан әйбәт булсын, акча колы ул. Галәветдиннең башына ул җитте”, - дияр. Ә җирләүчеләр китү белән сорау алырга килерләр...
 
Нинди гөнаһлар җыйды соң әле ул? Маһибәдәр әбинең каргышын алды. Анасының теләген тормышка ашырырга вакыт тапмады. Ничә ел түшәктә ята, табигатькә бер чыгып, сәхрәләрдә иркен тын алсам, үлсәм дә үкенмәс идем, ди бит бахырың. Илһамның вакыты юк. Оят инде, ирләр белән җыелып эчәргә вакыты бар, ә анасына – юк. Хәтта үлеме дә хәрәмнән – тәмәке төтәтүдән булачак.
 
Илһам печән өстеннән торды да өенә юнәлде. Хатыны аны борчулы каршылады. Ымлап кына аш бүлмәсенә чакырды. Кулларын кушырып, ничек сүз башларга белми торды да кинәт:
 
Начар төш күрдем, Илһам. Күпкә бармас, ахыры, - диде. Үзенә төбәп, “күпкә бармассың” дип әйтеп бетерә алмады, күрәсең. Бу кадәрен көтмәгән иде ир. Аяк астындагы идән бүген инде икенчегә әйләнеп китте. “Менә ничек! Хатынны да искәрткән Аллаһ!”. Икеләнүләренә урын калмады.
Иртән торгач Илһамның кулына бөтенләй эш бармады. Әмма миенә менеп оялаган “яманшеш” дигән уй аны уятып җибәрә. Күтәрмәдә басып торган килеш ихатасына бер күз салды да, келәттән лом алып чыгып коймасын җимерергә тотынды. Такталар җиңел аерылды, баганалар белән генә озак маташты. Тавышка өй ишегеннән башын тыгып күзәтеп торган Маһибәдәр әби якын килеп, элекке коймага янәш казылып яткан чокырларга сәерсенеп карды.
 
Ни кылануың ул?
Илһам коры гына җавап бирде:
 
Койма яңартам.
Маһибәдәр әби эндәшмәде. Кулларын аркасына куеп арлы-бирле йөреде дә, чолан тупсасына барып кунаклап, көне буе күршесен күзәтеп утырды. Нәрсә турында уйлагандыр ул, билгесез. Мөгаен, Галәветдин улы хакындадыр.
 
Бу эшкә өч көн китте. Үзе генә тир түкте Илһам. Кулың белән эшләгәнне иңең белән күтәр дигәндәй, хатасын үзе төзәтәсе килде. Койма яңартылды. Әмма күңеле урынына утырмады. Тукта, ә ул үлгәч, мулланы кайдан табарлар? Авылларында дини гамәлләрне төгәл генә үтәгән кеше дә юк. Аять укытырга дип чатан Кәшфетдинне чакыралар да ул. Ансы тәгаен көнне генә таһәрәтен алып, түбәтәен киеп килеп җитә. Ә башка чакта көмешкә эчеп исереп, әче итеп сүгенеп ята. Әстагъфируллаһ! Юк, юк, аннан җеназа укытасы килми Илһамның! Чит яклардан мулла эзләп йөрерләрме? Ә ул шундый челләдә тәне йончып көтеп ятармы? Их, авылларында, ичмасам, мәчет тә һаман төзелеп бетә алмый. Мәчете булса, мулласы табылыр иде... Илһам анда йөреп үзе дә намазга өйрәнер иде...
 
Мәчет... Нигә аны төзүне тизләтмәскә? Егетләр белән сөйләшеп, җыелышып картларга ярдәм иткәндә авылга да иман нуры куныр иде. Тик менә мондый изге эшкә тәмәке тартып, хәмер эчеп тотыну килешерме соң? Егерме ел тәмәке тарту дәверендә егерме тапкыр ташлап, егерме тапкыр кире тарта башлаган ир шулай кинәт кенә начар гадәтеннән арынды да куйды. Әйе, бу юлы ташлавы һич кыен булмады.
 
Өмәгә күп килделәр болай. Кемдер чын күңелдән ярдәмгә ашыкса, кайберләре бушка ашап-эчү, вакыт үткәрү өчен җыелгандыр. Карагай бүрәнәләрдән күркәм генә йорт салынып, манара куелып, янындагы кечкенә өйгә чакыртып кайтарылганчы вакыт байтак узды. Авыл картлары бик сөенде. Тик менә Илһамның мәчеткә “Галәветдин” исемен тәкъдим итүенә сәерсенделәр. Аның каравы, Маһибәдәр әби шуннан кайтмас булды.
 
“Өлгерсәм ярар иде”, - дип өтәләнгән Илһам иркен тын алып куйды. Кеше арасында кайнап йөреп, ютәле дә кимеде шикелле. Әллә шулай тоелдыгынамы? Тынгысыз уйлар тагы миен бораулады. Чөнки андый чирлеләрнең бер мәлгә хәле яхшырып киткәнен ишеткәне бар. “Ремиссия” дип аталамы шунда... Ир аптырап калды: “Инде нәрсәгә тотынырга? Күрәләтә үлемеңне көтеп ятып булмый бит”...
 
Беркая да китми тор әле, кайнәмне мунчага алып барырга кирәк. – Хатынының сүзләреннән дертләп китте Илһам. “Әнкәйнең сәхрәгә чыгып үлән иснәсәм иде дигәнен онытканмын бит!”
 
Туктый алмый ютәлли башлады. “Үлемем җитеп килә ахрысы, иртәгә үк Олы елга буена чыгарга, туганнарны җыеп, корбан чалып, Коръән укытырга кирәк”...
 
Кинәт кенә табигатькә җыенган ирен хатыны танымады. Илһамга ни булган – аңлый алмый. Күпме колак итен ашап селкенмәде...
 
Иртән елга буендагы җыйнак аклан шат тавышларга күмелде. Учак ягып, бөтен туганнар җыелды. Уртага зур ашъяулык җәелде, табын корылды. Коръән укып, дога кылынгач, аш ашаганда олылар әкрен генә дөнья хәлләре турында сөйләшеп утырды, бала-чага чыр-чу килеп йөгереп уйнады. Илһам бер вак-төякне дә күз уңыннан ычкындырмый игътибарлап тыңлады, хәтеренә сала барды. Балаларын, әнисен, хатынын күз карашлары белән сөеп туя алмады. Их, күбрәк игътибар бүләргә, кичләрен ешрак сөйләшеп утырырга булган да бит! Чынлап та, гомер бер мизгел генә икән...
 
Йөрәген чеметкән тойгыларын анасының канәгать йөзен күрү басты. Хәтфә үлән өстенә күпертеп түшәлгән юрган-ястыкта бу хозур мәл белән хушланып елмаеп кырын яткан ябык гәүдәле әби иң бәхетлесе бүген. Ниһаять, анасының фатихасын алды, бугай.
 
... Соңгы айда тыныч йоклады ул. Үлек сыман, диләрме әле? Иртән күзләрен ачуга өтәләнеп хатыны килеп җитте:
 
Тор, бүген төнлә кайнәм китеп барган бит... Чәй керткән идем, суынып та бетмәгән...
 
“Әнкәй!” Уяна алмый җәфаланган Илһамга хатыны әйткән сүзләрнең мәгънәсе чак барып җитте дә йөрәген умырып чеметеп алды. Байтак кына түшәктә ятса да, якын кешесе менә шулай үлер дә китер дип уйламады шул. Әнкәсе гел янында булыр иде кебек...
 
Өйгә авыл картлары, әби-чәби, туганнар җыелган. Хатын-кыз аш бүлмәсендә. Вакытсыз шалтыраган телефонны ризасыз гына күтәрде Илһам. Теге як очтан, йөрәккә шом салып, калтыранган тавыш яңгырады:
 
Илһам энем, синме? Бу Кутдусов иде. Теге...ней... Син ачулана күрмә инде. Үткәндә рентген рәсемнәрен бутаганмын бит. Фамилиялар бер төрле булган. Ней... Синдә яман шеш юк...
Илһамның кулыннан телефоны төшеп китә язды. Табибның сүзләрен ишетмәде. Хатынының аш бүлмәсеннән килгән тавышы гына айнытты:
 
Теге юлы ук Илһамга төш күрдем дип сөйләгән идем. Кайнәмнең вафатынадыр, дип уйлаган идем инде, дөрес булган икән...
 
Гөлдәр Бүләкбаева-Бирганова.

---
Өмет
№ --- | 27.08.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»