|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.08.2020 Дин
Иртәгә Гашура көне: аны ничек үткәрергә, ниләр эшләргә ярый һәм ниләр ярамый29 августта мөселманнар Гашура көнен билгеләп үтә. 28.08.2020 ел, 18-50 сәг. кояш офык артына кереп баеганнан соң, ахшам намазына азан әйтелү белән изге Мөхәррәм аеның унынчы һәм иң мөбарәк көне керә. Гашура көнен мөселманнар гына түгел, яһүдиләр һәм христианнар да олылый. Гашура көнендә күп кенә пәйгамбәрләр, бәла-казаларны җиңеп, үлемнән котылган.
Пәйгамбәребез Якуб г.с.- уттан,
Пәйгамбәребез Юныс г.с. – кит карыныннан котылган,
Пәйгамбәребез Якуб г.с. күрү сәләтенә ия булган,
Пәйгамбәребез Әюб г.с. тулысынча савыккан.
Гашура көнендә Аллаһы Тәгалә, Муса г.с.-нең ихлас догасын кабул итеп, үзенә һәм үзе артыннан Мисырдагы коллыктан качып киткән Исраиль улларын, диңгездә коры юллар ачып, фиргавеннән коткара. Аларны куалап килгән фиргавен һәм аның гаскәре исә су астында калып каплана.
Хәдисләрнең берсендә Мөхәммәд с.г.с. Мәдинәгә күченгәч, яһүдиләрнең бу көн уңаеннан Муса г.с.-нән үрнәк алып, ураза тотканын күрүе турында сөйләнә. Шуннан соң ул да бу көндә ураза тотарга өнди.
Ураза тоту Гашура көнендә мөселман кешесе башкара алырдай иң күркәм һәм Сөннәт гамәл булып тора. Әмма шунысын да билгеләп узарга кирәк, Китап әһелләреннән аерылып тору өчен, уразаны өстәмә рәвештә Гашура көненә бер көн кала яисә Гашура көненнән соң да өстәп тотарга кирәк.
28 август - 3 сентябрь көннәрендә 7 көн ураза тотылса - бигрәк тә саваплы гамәл булып исәпләнә.
Изге ният белән тоткан уразаларыбызны, Раббыбыз кабул итәр, Ин шәә Аллаһ.
--- |
Иң күп укылган
|