поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
26.08.2020 Җәмгыять

Татар абые “чмо” икәннәрен бернинди җәнҗалсыз аңлатып бирде

Азык-төлек алырга “Ашан” кибетенә йөрибез. Уңайлы, әйбәт кибет. Европача. Шулай беркөнне бардык та, хатыным кибеткә кереп китте, мин машинамда утырып калдым. Һәрвакыттагыча машиналар бик күп, куярга урыннар юк диярлек. Минем каршыдагы рәттә бер иномарка тора.

Машинаның арттагы урындыгында өч яшь-җилкенчәк каты тавыш белән музыка тыңлап утыралар, тавышка колаклар тонарлык. Беркем дә кисәтү ясарга җыенмый.

Шулвакыт боларның яннарында торган машина китеп барды да, аның урынына бер “Нива” килеп басты. Машинадан урта яшьләрдәге, таза гына гәүдәле бер кеше чыгып, ишеген ябарга өлгермәде, теге егетләр сикереп чыктылар да: “Убери машину, а то у нас дверь водителя не откроется!” – дип кычкырдылар. Бу кеше сабыр гына, татарча: “Минем ишек ачылырга урын җитте бит, сезнекенә дә җитә, аннан соң, сез машинагызны кыек куйгансыз, турылап, дөрес куегыз, менә мин куйган кебек һәм утырыгыз тынычлап”, – диде, “ноль проблем” дип тә өстәпКкуйды. Тегеләрнең тыңларга исәпләре дә юк: “Убери машину, чмо, а то плохо будет!” – дип әтәчләнделәр. “Нива” хуҗасы тагын сабыр гына: “Ярар, сезнеңчә булсын”, – диде дә, машинасының буферыннан күтәреп ярты метр диярлек кырыйгарак күчерде дә куйды. Тегеләрнең күзләре шар булып, “Ой, абзый, извини”, – дип, тиз генә машиналарына кереп постылар. Музыкалары да туктады. Абзый бер сүз дә әйтмичә, салмак кына атлап кибеткә таба юнәлде.
 
Йа, хода, биргәнсең икән татар кешесенә түземлек, сабырлык та дип, хурлану катыш горурлану хисләре белән бу ир-егетнең артыннан озак кына карап калдым. Берничә минут кына булса да барган шушы тамаша уйланырга, ниндидер нәтиҗәләр ясарга этәрде. Бу кеше сабыр, көчле генә түгел, ә акыл иясе дә икән бит дип уйлап куйдым, чөнки бер бармагы белән өчесен дә бәреп егарлык көче барында, ул аларны тыныч кына урыннарына утыртты, аларга үзләренең “чмо” икәннәрен бернинди җәнҗалсыз аңлатып бирде.
 
Юк, монда хурланырга кирәкми, ә горурланырга кирәк дигән нәтиҗәгә килеп, тынычландым шикелле.
 
Ә барыбер баштан уйлар китми. Ә алар “чмо” икәннәрен аңладылармы соң? Бәлки бу тамаша горурлык түгел, ә кимсетүләргә күнеккән татар халкының холык-фигылендәгеКбер күренеше генәдер? Уйлар, уйлар... Уйлар еракларга, тарихларга алып кереп китте...
 
Әйе, мәрхүм Туфан абый Миңнуллин әйтмешли, утырып уйлар уйларлык итте бу кечкенә генә тамаша.
 
Х.ГАЗИЕВ. Казан.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 26.08.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»