|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.08.2020 Фаҗига
Тетрәндергеч фаҗига: бала елгага ташлаганда исән булган22 августта Уфаның Черниковка бистәсендә булган коточкыч фаҗиганең көтелмәгән нечкәлекләре ачыкланды. Исегездә булса, үсмерләр уен вакытында 8 яшьлек кызны буып үтереп, Шөгер елгасына ташлаганнар иде. "КП - Уфа" чыганагы бүген хәбәр иткәнчә, кызны чишендереп, елгага ыргыткан вакытта ул исән булган. Моны экспертиза нәтиҗәләре раслаган.
- Кыз йоклап киткән, чөнки алар аның йокы артериясенә баскан. Малайлар курыккан һәм аны инде үлгән дип уйлаганнар. Аның авызына бармакларын тыгып та караганнар. Кыз аңына килмәгән. Аннары елгага ташлаганнар, һәм ул шунда ук тончыгып үлгән, - дигән чыганак.
Шулай ук балаларның нинди уен уйнавы билгеле булды. Ул "эт кайфы" дип атала - асылы иптәшенең йокы артериясенә басудан һәм "кайф алу"дан гыйбарәт.
Исегезгә төшерәбез, җинаять турында 23 августта билгеле булды. Курочкин тавында кич белән 8 яшьлек кызның гәүдәсе табыла, аны әле күптән таныш булган ике үсмер үтергән. Кызның туганнары үтерүчеләрне җәзалау өчен ахырга кадәр барачакларын белдерде.
Фото: kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|