|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2020 Фаҗига
Гөмбә җыярга китеп һәлак булган - гәүдәсен ике көннән генә тапканнар20 августта ул гөмбә җыярга дип урманга китә. Билгеле булганча, Юлдаш авылы янындагы урманда аның өстенә агач авып төшкән. Кызганычка каршы, җәрәхәтләр җитди була һәм ул шул урында ук җан бирә. Аның гәүдәсен 22 августта гына табып алганнар. “Кешеләр куркыныч дәрәҗәсен һәм агач китергән зыянны аңлап җиткермиләр. Авып төшкән агач йортны һәм биналарны җимерергә, электр линияләренә һәм ландшафт элементларына җитди зыян китерергә мөмкин. Агачлар авып төшкән машиналарны, гадәттә ремонтка да алмыйлар. Иң начары, кешеләр еш кына мондый афәтләр корбаны була ”, - дип кисәтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы.
Гөмбә җыюны “тыныч ау” дип атыйлар. Әмма бу ау еш кына бик күңелсез тәмамлана. Шуңа күрә урманга, кимендә, ике кеше барырга тырышыгыз.
Автор : Фаткуллин Рәдиф
Чыганак: gorobzor.ru
Фото: gorobzor.ru
--- |
Иң күп укылган
|