поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
24.08.2020 Спорт

Булат Гадершин: "Тәпи киткәннән бирле көрәшәм"

Зәй районы Чыбыклы авылы егете Булат Гадершин кечкенәдән көрәшә. Еллар буе көрәш белән мавыккач, ирешкән уңышлары, нәтиҗәләре дә җитәрлек.

— Тәпи киткәннән бирле көрәшкә йөрим, — ди Булат, елмаеп. — Чөнки әтием Илфат — көрәшче, озак еллар тренер булып эшләде. Мине үзе белән ияртеп алып бара иде. Хәзер генә бу эшеннән туктады. Ул — көрәш буенча Татарстанның спорт остасы. Әтидән үрнәк алып үстем.

— Беренче откан бүләгең сакланамы?

— Беренче приз — фотоальбом. Әле дә саклана, альбом көрәш фотолары белән тулган.
 
 
— Көрәшче өчен иң зур бүләк — тәкә! Көрәшү дәверендә якынча ничә тәкә оттың?
 
— Авырлыгым зур түгел — 75 кг. Безнең якта Сабантуйларда авырлык буенча категория юк, барысы да көрәшә ала. Авыр гәүдәлеләр шактый булгач, бөтен Сабантуйда да рәттән көрәшмим. Шуңа откан тәкәләрем күп түгел, барысы унга җыеладыр.
 
— Быел Сабантуй узмагач, күңелсез булмадымы?
 
— Гел тискәре якларны гына эзләмибез. Бер яктан, үткәрелмәгәч, көрәшчеләргә бераз ял итү мөмкинлеге туды. Кемдәдер җитди җәрәхәтләр бар, аларга төзәлү өчен вакыт булды. Алла боерса, тагын да көч, энергия җыеп, илдәге бу мәшәкатьләр артта калып, киләсе елга келәмдә көч сынашырбыз дип уйлыйм.

— Бүгенгә нинди зур җиңүләрең бар?
 
— Татарча көрәш буенча Татарстан, Россия беренчелеген, Президент кубогын... — яшьләр арасындагы зур ярышларның барысын да оттым. Билбау көрәше белән дә шөгыльләнәм. Анысы буенча шулай ук яшьләр арасында Россия, Татарстан беренчелекләрен оттым. Россия кубогына ярышларда II, III урыннарда калдым. Зурраклар арасында көрәшеп, билбаулы көрәш буенча Татарстан беренчелеген өч-дүрт тапкыр оттым. Россиядә ике мәртәбә III урында калдым. Татарча көрәш буенча Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призын оттым. Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында берничә тапкыр алдынгы урыннарны алдым. Ике мәртәбә Урал кубогына ия булдым. Искә төшерсәм, шактый җыела. Көрәшнең ике төре буенча да Россия спорт остасы нормасын үтәдем.
 
 
— Сиңа иң ошаган көрәшче кем?
 
— Актаныштан Руслан Нургалиев. Кечкенә чактан аның көрәшен яратып карадым. Бик матур көрәшә иде. Хәзерге вакытта ул бил алышмый.
 
— Гаиләң белән дә танышыйк әле. Хатының син көрәшкәндә борчыламы?
 
— Узган ел өйләндем. Хатыным Айгөл Алабуга ягыннан. Ул минем өчен җан ата, җәрәхәт алмаса ярар иде, дип борчыла.
 

Лилия ЙОСЫПОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 24.08.2020
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»