|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.08.2020 Мәдәният
Динә Латыйпова иренә: "Тәүге тапкыр гашыйк булган кызыңның исемен хәтерлисеңме?"Август уртасында Рафаэль әфәнденең туган көне. Динә ханым сөекле тормыш иптәшеннән һәр туган көнендә интервью алырга ярата. Быел да бу традицияне дәвам иткән. Видеосын Латыйповларның Инстаграм битендә карарга мөмкин. Бу юлы балачак хәтирәләре турында сөйләттергән, беренче мәхәббәтен дә исенә төшерттермәкче булган. Әмма Рафаэль, сабыр һәм тыйнак җырчы буларак, Динәсенең “хитрый” сорауларына оттырмаган, бик акыллы җавап биргән. Интервьюдан өзек тәкъдим итәбез:
- Рафаэль, син бәхетлеме? Синең өчен бәхет нәрсә ул?
- Җиргә туу – бу иң зур бәхет. Әти-әни канаты астында үсү, ә аннан яраткан тормыш иптәшеңне очратып, аның белән гаилә кору, балалар үстерү, оныклар шатлыгын күрү – шул буладыр инде бәхет.
- Бәләкәй чагыңда син бик озак “л” хәрефен әйтә белмәгәнсең диләр...
- Әйе. Урамда уйнап йөргәндә апа-абыйлар туктатып, ”Туган тел” җырын җырлаталар иде. Хәтердә калган, “и, туган ти, и, матур ти дип җырлый идем.
-Тормышта тәүге югары үрләрне яулавыңны хәтерлисеңме?
-Мәктәптә башлангыч сыйныфта укыганда чаңгы ярышында беренче урынны алган идем мин. Тормыш сынауларына бирешмәс өчен шул да зур этәргеч булгандыр.
-Тормыш сынауларына оттырган чакларың исеңдәме?
-Тормыш гел җиңүдән генә тормый, уңышка авырлыклар, сынаулар аша ирешәсең. Ансыз булмый.
- Тәүге тапкыр гашыйк булган кызыңның исемен хәтерлисеңме?
- Яшь чакта тиз гашыйк буласың бит инде ул. Ләкин мин яратып йөргән кызлар минем хисләремне сизделәр микән?! Менә монсы сорау!
Автор : Каспранова Ләйсән
--- |
Иң күп укылган
|