|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2020 Мәдәният
Казан филармониясеннән сөенечле хәбәрЕл башында «Комсомольская правда» газетасы, ТАССРның 100 еллык бәйрәме уңаеннан, укучыларына җөмһүриятебезнең 100 легендар брендын сайларга тәкъдим итте. Моның өчен http://100brand.ru/ сайтына кереп, кандидатлар арасыннан иң ошатканына тавыш бирергә кирәк булды. Беренче этапта 16 тармак буенча ярыш 20 гыйнвардан 21 февральгә кадәр барды, нәтиҗәдә 57 җиңүче ачыкланды. Икенче этап тавыш бирү март аенда дәвам итте, ул районнар арасында легендар брендларны билгеләүдән гыйбарәт иде. Шулай итеп, тагын 43 җиңүче сайлап алынды. Бәйгенең беренче өлешендә җиңү яулаучылар арасында Казан шәһәр филармониясе составындагы данлыклы «Казан» бию ансамбле http://balletkazan.ru/ (коллективның сәнгать җитәкчесе Татарстанның халык артисты Чулпан Закирова) дә бар. Афәрин, котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|