|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.08.2020 Мәдәният
«Яңа татар җыры»: беренче нәтиҗәләрВаһапов фестиваленең "Яңа татар җыры" проекты авторлар арасында көтелмәгәнчә зур кызыксыну уятты: конкурска 347 (!) әсәр килде. Жюри һәм экспертлар комиссиясе беренче нәтиҗәләрне ясап, ярымфиналга әлегә 92 эшне үткәрде. Бу сан үзгәрергә дә мөмкин. Чөнки экспертларның эше дәвам итә. Ярымфинал онлайн форматта уза. Аның җиңүчеләре исә 14-15 сентябрь конкурсның финал тыңлауларында көч сынаша. Бәйгенең төп, хәлиткеч өлешен Казанда, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты сәхнәсендә тере режимда үткәрү күздә тотыла.
Конкурсның гала-концерты 21 ноябрь «Пирамида»да булыр дип билгеләнгән.
Барлык катнашучыларга уңышлар телибез!
--- |
Иң күп укылган
|