поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
17.08.2010 Медицина

«АГАЧ ТРУСИК»ЛЫ БАЛАЛАР...

Бу эсселектә памперс кигән сабыйларны күргәч, кызганыч булып китә, тезгә кадәр асылынып төшкән подгузник (памперсның бер төре), ялкынсыну булмасын өчен кат-кат сыланган крем... Югыйсә олылар, кем ничек булдыра – шулай чишенә, кыска итәк, шорты, купальник, трусиктан гына йөрүчеләр дә бар, ә бала ниләр кичергәнен аңлатып бирә алмый бит! Мәскәү табиблары исә бу эсседә подгузниклардан бөтенләй тыелып торырга куша...

Памперс агачтан эшләнә

 

Беренче тапкыр пам-персларны 1961 елда Procter&Gamble Америка компаниясе чыгарып карый. Памперс «pamper» дигән инглиз сүзеннән алынган. Мәгънәсе – иркәләү. Алар Россиягә 1980 еллар азагында кайтарыла башлый. Бер тапкыр кулланып була торган подгузникны целлюлозадан ясыйлар. Моның өчен иң сыйфатлы агачларны кисәләр. Үзагачтан ясалган матдәне хлорда ак төскә әйләндергәнче кайнаталар.

 

Памперсның нәрсә икәнен дә белмәгән дәү әнием аны балага юлга чыкканда кидерткәндә шикләнеп карый иде. Янәсе, ничек инде ниндидер губка сыман «трусик» ничә сәгать буена коры кала алсын. Галимнәр нәрсә генә уйлап тапмый шул. Астыңа җибәрсәң, яна торган «ыштан»нар, утырсаң, җырлый торган чүлмәкләр дисеңме?! Аннары уңайлы да бит ул подгузник дигәннәре. Кидерттең куйдың, ползунки алыштырасы, аслыкларны юасы да юк. Дөрес, үзем ул заманча подгузниклар куллануны мөмкин кадәр чикләргә тырыштым. Баланы көне буе шул «агач трусик»та йөртү шактый кыйммәткә дә төшә. Бер подгузник 12 сум дип исәпләсәк, яңа туган сабыйга көне буена кирәк булган 7-10 подгузник аена 3 мең сумнан артыкка, ә елына 40 мең сумга төшәргә мөмкин. Шуңа да, әнием өйрәткәнчә, марлядан аслыклар ясадым, пеленкалар әзерләп куйдым. Әлбәттә, көне буе юеш аслыкларны юу ардыра, гел суда булган, сабын тоткан куллар ярыла, купшаклана башлый. Хәер, хәзер күпләрнең автомат кер юу машиналары булганда, бу әллә ни зур проблема тудырадыр дип уйламыйм. Ә менә танышым Альбина бик яратты ул памперсларны. Ире күмәртәләп сату базарыннан кабы белән алып кайтып куя иде дә, рәхәтләнә иде яшь ана. Төнгә дә кидертә, көндез дә, урамга чыкканда да, өйдә йөргәндә дә... «Уйлап чыгарганнар икән, димәк, аны кулланырга кирәк инде, болай да бала белән арыйм, төннәрен булса да рәхәтләнеп йоклыйм әле, бала аслыгы юудан башка да эшем җитәрлек минем», – дия иде ул. Балалар бакчасына йөри башлагач та аерыла алмады әле алар подгузниклардан. Бакчада бала башкалар кебек үк трусиктан йөри, кайткач, әнисе тагын подгузник кидертеп куя. 3 яшьлек сабый әле бүген дә чүлмәккә күнегеп бетә алмый, еш кына «астына җибәрә». Участок табибы сәбәбен, озак вакыт һәм еш памперс кидертү нәтиҗәсе, дигән.

 

Зыянлы «трусик»лар

 

Статистика мәгълүматларына караганда, бер күкрәк баласы кулланган подгузник – 2,5 тонна эшкәртелми торган калдык-постык. Экологиягә, табигатькә зыяныннан тыш, алар баланың сәламәтлегенә, шулай ук психологиясенә дә начар тәэсир итә икән.

 

Памперс һәм малайлар. Малайларга подгузник кидертү аеруча куркыныч, чөнки артык җылылыкта, «парник эффекты» барлыкка килеп, баланың җенси органнары кыза һәм киләчәктә ул сәләтсезгә әйләнергә мөмкин. Дөрес, галимнәр арасында бу фикергә карата бәхәс бара. Кайбер табиблар дәлилләгәнчә, памперс кигән урында температура тәндәгедән бары 0,5-1 градус Цельсийга кадәр генә арта. Аннары кечкенә чакта памперс кию ирлек сәләтенә әллә ни йогынты ясамый. Хәзер җенси тормыштагы проблемалары булган ирләр балачакта памперс кидеме икән?

 

Памперс һәм кызлар. Кайбер белгечләр күп кенә яшь аналарның бүген бала таба алмауларын яки бала тапканда аналыкның вакытында ачылмавын, күрем циклы бозылу сәбәпләренең берсе нәкъ менә балачакта памперс кию, кызларның прокладкалар куюы нәтиҗәсендә дип аңлаталар. Заманча «аслыклардан» начар матдәләр бүленеп чыгып, кызларның җенес органнарына зыян китерә. Табиблар памперсны дөрес кулланмаудан кызларда цистит – сидек куыгы ялкынсыну һәм вульвовагинит – җенси органнар авырта башлау күзәтелергә мөмкин диләр.

 

Аналар подгузникларны күп очракта дөрес куллана белми шул. Танышларым арасында баласын 6шар сәгать памперста йөртүчеләрне яки бер памперсны киптереп, икенче тапкыр кулланучыларны да беләм. Имеш, шулай акча экономияләнә. Казан шәһәренең 2 нче балалар дәваханәсендә балалар табибы Роза Сафиуллина: «Приемга балаларын алып килгән аналарга, кайтуга, памперсларны салдырыгыз, дип әйтәм. Бу эсседә, гомумән, балага ике сәгатьтән артык подгузник кидертергә ярамый. Ничек кенә дисәләр дә, памперс каплап торган өлеш тәннең гадәти температурасыннан берничә градуска югарырак була. Нәтиҗәдә артык җылыдан тән суламый, бик нык кызарулар, пешегүләр барлыкка килә», – ди. Табиб төнгә дә памперстан баш тартырга киңәш итә. «Иң яхшысы: киҗе-мамык тукымадан тегелгән йомшак аслыклар куллану. Яңа туган сабыйның пеленкаларын бер ай дәвамында үтүкләргә кирәк булса, аннары, үсә төшкәч, чиста итеп юсаң да җитә», – ди Роза ханым.

 

Элек әбиләребез памперс түгел, аслыкка гади чүпрәк тә таба алмый тилмергәннәр. «Төпсез ыштан киеп үсте әниләрегез», – дип көлә иде дәү әнием. Өстәвенә тавык та чүпләп бетерә алмаслык эш, авыр заманнар. Шуңа да карамастан барысына да өлгергән алар. Ә без аслык юасы бар дип зарланган булабыз. Әни булуның бөтен рәхәте дә шунда бит инде аның... Иң мөһиме – балаларыбыз сәламәт булсыннар!

 

Подгузникларны ничек дөрес кулланырга?

 

Яшь аналарга табиб киңәшләре:

 

– подгузникны һәр дүрт сәгать саен алыштырырга кирәк, җәйге эсселәрдә, гомумән, бала памперста ике сәгатьтән артык йөрмәскә тиеш;

 

– подгузникның үлчәмен дөрес сайлагыз, ул баланың авырлыгына карап билгеләнә. Кидерткәннән соң, подгузник белән баланың корсагы арасына зур кешенең бер бармагы сыярлык бушлык калырга тиеш;

 

– подгузник кидертер алдыннан баланың тәненә кремнар, майлар сөртергә киңәш ителми, аларны салдыргач сыласаң, файдалырак;

 

– еш кына балага «һава ванна»лары ясагыз, сабый җылы температурада күпмедер вакыт шәрә килеш ятсын;

 

– памперсларны урамга чыкканда, табибка барганда гына кидертергә тырышыгыз.


Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ | 17.08.2010
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»